19 янв. 2012 г.

“Мин туган телемдә сөйләшәм” исемле иҗади эшләр бәйгесе


КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ БҮЛЕГЕ
Гомуми урта мәктәп (9-11 сыйныфлар), махсус урта белем бирү йортларында белем алучыларны “Мин туган телемдә сөйләшәм” исемле  иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакыра

Бәйгенең йомгаклары һәм катнашучыларны бүләкләү 2012 елның
19 февралендә Филология һәм сәнгать институтында үткәреләчәк Ачык ишекләр көнендә игълан ителәчәк.

Иҗади бәйге өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
1.                       Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүче яңа гасыр галиме: минем караш.
2.                       Татар телле хокук белгече – заман таләбе.
3.                       Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?
4.                       Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы: минем күзаллавым.
5.                       Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсъәләләре.
6.                       Компьютер татарчага тәрҗемә итә аламы?
7.                       Интернеттагы татар сайтлары: тел үзенчәлекләре.
8.                       Татар бүлеген тәмамлап, шагыйрь (язучы) буласым килә.
9.                       Татар бүлеген тәмамлап, дәүләт эшлеклесе булырга телим.
10.                  Татар бүлеген тәмамлап, “Сәләт”тә эшлисем килә.
11.                  Татар бүлеген тәмамлап, телевидение йолдызы булам.

13 янв. 2012 г.

"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru) хәбәр итә.
    Бәйге быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. Бәйге барышында оештыручылар һәм партнёрлар саны арту мөмкинлеге дә каралган.
   Бәйгедә яшьләр дә, картлар да, шәхсән дә, гаилә белән бергә дә катнашырга була. Бәйгедә катнашуның шартлары бик гади - бәйгедә катнашырга теләгән интернет-проект (сайт, портал, блог) кимендә 50% татар телендә булырга (ягъни татар телле версиясе булырга) һәм андагы мәгълүмат кулланучылар өчен файдалы булырга тиеш. Сайт никадәр файдалы һәм оста эшләнгән, бәйгедә җиңү ихтималы шулкадәр югарырак.
    "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты белән бергә без дә киләчәк катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
       Чыганак: http://belem.ru/node/3559

“Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк

“Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк

Киләсе елның 21 февралендә Казанда “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция булачак.
Конференциядә фикер алышулар түбәндәге темаларга нисбәтле: татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика; телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; телдә милли характерның чагылышы; тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар; фольклор теленең этник үзенчәлекләре; татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәте чагылышы; югары (урта махсус) һөнәри белем бирү һәм төбәк мәдәнияте; тел берәмлекләренең этимологиясе һәм тарихы; лексикография һәм фразеографиядә лингвокультурология проблемалары; лексикада милли-мәдәни үзенчәлекләр; телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы; телара багланышлар нәтиҗәсе буларак алынмалар; телләрне чагыштырма планда (татар-инглиз, татар-немец, татар-рус, татар-чуваш, татар-мари, татар-удмурт һ.б) өйрәнү тәҗрибәсе; җирле сөйләшләрдә милли менталитет чагылышы; телара багланышларда китапханә, музей һәм театрның роле һ.б.

1 янв. 2012 г.


Хөрмәтле сайт кунаклары!  Ихлас күңелдән барыгызны да  Яңа ел белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләребезгә бәхет, йортларыбызга тынычлык, бәрәкәт телим. Һәммәбезнең дә якты  хыяллары  чынга  ашсын, максатларыбызга ирешергә язсын. Яңа ел белән, дуслар!