16 мар. 2012 г.

Яр Чаллы шәһәрендә V регионара укучылар фәнни конференциясе

    15 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә  КФУ базасында V регионара укучылар фәнни конференциясе үтте. Конференциядә Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә шәһәрләре мәктәп һәм колледжлары, Мөслим лицее укучылары катнашты. Мөслим лицеееның 11а сыйныфы Каржавкина Анастасия "Островка авылы һәм халкы тарихы" темасына чыгыш ясады һәм 2 нче урынга лаек булды (фәнни җитәкчесе тарих укытучысы Җәләева Светлана Николай кызы). 11 а сыйныфы укучысы Гыйльметдинова Алсуның   "Торыш авылы тарихы һәм микротопонимиясе" темасы буенча эзләнү-тикшеренү эше 3 нче урынны алды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы). Шул ук сыйныфтан Деникаева Алсу "Мөслим лицее тарихы"(фәнни җитәкчесе  Җәләева Светлана Николай кызы), 10б сыйныфы укучысы Гайфиева Гөлшат "Инглиз телендә идиомалар, фразеологизмнар, мәкальләр һәм әйтемнәр" темасына (фәнни җитәкчесе инглиз теле укытучысы Нуриева Лилия Ленар кызы) уңышлы чыгыш ясап, конференциянең Дипломына ия булдылар. Сәләтле укучыларны конференциягә әзерләгән укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.  Конференцияне оештырган барлык КФУ ның Яр Чаллы филиалы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Комментариев нет:

Отправить комментарий