13 мая 2012 г.


“Илһамлы каләм” Бөтенроссия конкурсы

         11 нче майда   Казан  федераль университеты  филология  һәм сәнгать институтының  актлар залында "Илһамлы каләм” Бөтенроссия иҗади  конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурста 332 укучы катнашты, шулардан 88 укучының эше 2 нче турга үтте. ТР Язучылар берлеге, "Бөтендөнья Татар Конгрессы” Башкарма комитеты, Казан  федераль университеты  филология  һәм сәнгать институты белән берлектә үткәргән әлеге мәртәбәле бәйгедә Мөслим районыннан да ике укучы катнашты һәм уңышка иреште. Тат Бүләр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы  Гөлия Исламова (Җитәкчесе: Җәмилә Сәхбетдинова)  “Публицистика” номинациясендә 3 урынны яулады,  диплом белән бүләкләнде. Мөслим лицееның 11б сыйныфы укучысы Алмаз Ногуманов (Җитәкчесе: Чулпан Ситдыйкова ) конкурсның  “Рәхмәт хаты” на лаек  булды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий