21 окт. 2012 г.

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте



19-20 нче октябрь көннәрендә  Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте. Башкалабызга әлеге бәйгенең финалына узган мәктәп укучылары, студентлар җыелды. Олимпиаданың беренче этабында  интернет челтәрендә   теркәлү узган укучылар татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы биремнәр чишеп, үзара көч сынашты. Анда 1500 дән артык укучы, студентлар  катнашкан.  Россиянең төрле төбәкләреннән, Төркия, Финляндия, Украина, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар иде.
Нәтиҗәдә, 9 чит илдән һәм Россиянең 14 төбәгеннән 100 кеше Казанга - олимпиаданың чираттагы этабына чакырылган.Укучылар, студентлар татар теле һәм әдәбияты турындагы белемнәрен язмача һәм телдән күрсәттеләр,  үзләрен сәнгать өлкәсендә дә сынап карадылар:  татарча шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләр башкардылар, татар телендә үз туган җирләре турында презентация дә тәкъдим иттеләр
Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың ябылу тантанасы 21 октябрь көнне Халыклар Дуслыгы йортында уздырылды. Җиңүчеләргә исә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.  Укучым, Мөслим лицееның 11 а сыйныфында  белем алучы Хөрмәтуллина Йолдыз татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада 3 нче урынны  яулады.

Комментариев нет:

Отправить комментарий