21 февр. 2013 г.

2013 нче елның 1 нче мартында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала



Агымдагы елның 1 нче мартында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала. Аның үзенчәлекләре, максаты турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков ярдәме белән оештырылучы конкурсның максаты – халыкка электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, халыкның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән электрон рәвештә файдалануын активлаштыруда теләктәшлек итү, бәйгедә катнашучыларда актив тормыш позициясен тәрбияләү.

14 февр. 2013 г.

Безнең уңган кызларыбыз


       


Башкалабыз  Казанда Рәсәйкүләм мәктәп укучыларының  фән олимпиадалары  региональ этабында  татар теленнән Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз җиңүче исемен яулады. Шулай ук 11  нче сыйныф укучысы Сабирова Ләйсән дә сынатмады, татар әдәбиятыннан призер исеменә лаек булды. Йолдыз  белән Ләйсән - уку алдынгылары, лицейның иң булган, иң уңган кызлары. Рәхмәт сезгә, Кызлар! Афәрин, булдырдыгыз! Без сезнең белән бик тә горурланабыз.
 

«Каурый каләм» иҗади конкурсы



КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ (ИДЕЛ БУЕ) УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ АЛАБУГА ФИЛИАЛЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

«Каурый каләм» иҗади конкурсы үткәрә

Бу иҗади бәйгенең географиясе киң булыр дип ышанабыз. Конкурска Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан гына түгел, Россия регионнары һәм якын чит ил милли-мәдәни үзәк һәм иҗтимагый оешмаларыннан да иҗади эшләр көтеп калабыз. Бәйгедә махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары, 10 нчы сыйныф укучылары катнаша ала
Әдәби бәйге 4 номинациядә узачак. Проза, шигърият, драматургия һәм публицистика өлкәсенә караган иҗади эшләрне кафедраның әдәбият галимнәре җитәкчелегендәге жюри төркеме бәяләячәк.

13 февр. 2013 г.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды!

    8 февральдән башлап, IV "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте!
Бәйгедә катнашу өчен Сез үзегезнең сайтыгызның авторы булырга, сайтыгыз татар телендә эшләргә яисә аның тулы көченә эшли торган татар телле версиясе булырга тиеш! Сайтлар техник яктан эшләнеп беткән һәм кулланучыларыгыз өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителеп алына:
- "Укытучы - җәүһәр" номинациясе,
- "Укучы - җәүһәр" номинациясе,
- "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
- "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
- "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
- "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе,
- "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе.
Тулы мәгълүматны бәйгенең рәсми сайтында таба аласыз: http://konkurs.belem.ru