29 мар. 2013 г.

Татарстан мәгариф турында канун әзерли



25.03.2013
Чаллыда Татарстан Дәүләт Шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышын узды. Биредә милли мәгариф юнәлешендә башкарылган эшләр белән бергә республиканың мәгариф турындагы яңа кануны турында да сүз барды.
Киңәшмәне алып барган комитет рәисе Разил Вәлиев утырышның бары тик мәгарифкә генә багышланган булуын да искәртте.
Депутатлар, җәмәгатчелек вәкилләре алдында беренче чыгышны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов ясады: “2007 елдан башлап халыкны мәктәпләрдә татарча укытуга урын бирелерме, дигән сорау борчый. Биш ел узды. Укытуда татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре элеккечә калды. Моңа федераль югарылыкка мөрәҗәгать итүләр нәтиҗәсендә ирешелде. Татарстанда татар һәм урыс телләре тигез күләмдә укытыла.

21 мар. 2013 г.

Нәүрүз бәйрәме белән!



        "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү.

18 мар. 2013 г.

Быелгы Тукай бүләгенә кандидатлар расланды



  Татарстан президенты каршындагы дәүләт бүләкләре комиссиясе 2013 елгы Тукай бүләгенә җиде кешене намзәт итеп раслады.
Быелгы намзәтләр арасында кайбер еллардагы кебек иҗат төркемнәре юк, һәрбер намзәт аерым-аерым тәкъдим ителә. Алар:
    Рәссам Ильяс Айдаров – 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен.
    Язучы Нәбирә Гыйматдинова – "Мәхәббәттә гөнаһ бар”, "Синдә минем хакым бар” китаплары, "Хатыннар сагышы” әсәре өчен.
    Язучы Клара Булатова – ике томлы "Сайланма әсәрләре” өчен. 

"Табигать- туган йортыбыз" иншалар бәйгесе

Республикакүләм иншалар бәйгесе Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы игълан ителү уңаеннан, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
                                            Максаты hәм бурычлары
· әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү;
· укучыларда экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү;
· сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;

                                                  Катнашучылар      Республикакүләм иншалар бәйгесендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-8 нче сыйныф укучылары катнаша.

14 мар. 2013 г.

Мәктәпкә “яңа” укытучылар кирәк


14.03.2013
Март аенда “Безнең яңа укытучы” грант программасының яңа этабы башланды. Бу проект Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Бәйгедә укытучы һөнәренә сәләте булган, әмма педагогик белгечлек алмаган яшьләр дә катнаша ала.
2011-2012 елларда Татарстанда “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында “Безнең яңа укытучы” грантына 1778 егет-кыз дәгъва кылган. Бәйге нәтиҗәләре буенча 350 яшь белгеч җиңүче дип табылган. Алар республикабызның 245 гомумбелем бирү мәктәпләрендә укутучы булып эшли башлаган.

6 мар. 2013 г.

Электрон хезмәтләрне мәктәп укучылары популярлаштыра


06.03.2013
1 марттан алып халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру эше белән мәктәп укучылары да шөгыльләнә башлады. Шул рәвешле алар «IT-чемпион» бәйгесендә катнашып, өр-яңа iPad һәм башка кыйммәтле бүләкләр өчен баллар туплый.
«IT-чемпион» бәйгесе Мәгариф һәм фән, Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр Илдар Халиков булышлыгы белән оештырыла. Аның максаты - балалар ярдәмендә Татарстанда тәкъдим ителә торган электрон хезмәтләрне популярлаштыру, халыкны әлеге порталдан файдалануга өндәү һәм, әлбәттә инде, укучыларда кечкенәдән үк актив гражданлык позициясе тәрбияләү.
Теркәлү уз да, укучыга җиңү яуларга ярдәм ит