18 мар. 2013 г.

"Табигать- туган йортыбыз" иншалар бәйгесе

Республикакүләм иншалар бәйгесе Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы игълан ителү уңаеннан, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
                                            Максаты hәм бурычлары
· әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү;
· укучыларда экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү;
· сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;

                                                  Катнашучылар      Республикакүләм иншалар бәйгесендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-8 нче сыйныф укучылары катнаша.

                               Бәйгене үткәрү шартлары hәм тәртибе      Укучылар бәйгедә "Табигать – туган йортыбыз» дигән темага татар телендә язылган иншалары, нәсерләре белән катнаша ала.
     Бәйге 20 нче марттан алып, 2013 нче елның 15 нче маена кадәр үткәрелә. Бәйгегә җибәрелгән иншалардан иң әйбәт дип табылганнары "Илhам” электрон газетасында (http://ilhamgazite.ru/ ) hәм "Көмеш кыңгырау” газетасында урын алачак.
     Каяндыр күчерелгән эшләр бәйгедә катнашмый. Иншалар плагиатка тикшереләчәк.
     Иншалар татар телендә кабул ителә. Иҗади эшнең күләме 2 басма биттән артмаска тиеш.
     Иншалар киредән авторларга җибәрелми, аларга бирелгән рецензия күрсәтелми.
 
                                            Иншаларга таләпләр · иҗади эшләр темага туры килергә hәм аны тулысынча ачарга тиеш;
· укучының шәхси фикере тоемлансын;
· экологик проблемаларны чишү юлларына укучының иҗади якын килүе сорала;
· иҗади эштә грамматик хаталар булмаска, стилистик яктан камиллек сакланырга тиеш.

                                           Бәйгене оештыручылар
1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
2. Яр Чаллы шәhәре мәгариф идарәсе
3. Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат
4. "Илhам” электрон газетасы (http://ilhamgazite.ru/)
5. "Көмеш кыңгырау” газетасы

                                      Бәйгедә катнашу өчен гариза
     Укучыларның иншалары гариза белән бергә gazeta-ilham@mail.ru адресына 1 нче майга кадәр кабул ителә. 

                                               Гариза тәртибе:
· Укучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме
· Уку урыны, сыйныфы
· Туган көне, елы
· Укытучысының исем-фамилиясе, әтисенең исеме
· Укытучысының эш урыны, вазифасы
· Элемтә өчен телефон, адрес
· Электрон почта Йомгаклау, бүләкләү
     Иншаларга жюри әгъзалары биргән бәяләмәләр беркайда да басылмый, эшләр яңадан тикшерелми.
     Язмалары "Илhам” электрон газетасында, "Көмеш кыңгырау” газетасында басылган инша авторларына гына әлеге бәйгедә катнашкан өчен сертификат электрон вариантта җибәреләчәк.
     Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 
 
Чыганак: http://ilhamgazite.ru 

Комментариев нет:

Отправить комментарий