2 мая 2013 г.

Тугызынчы сыйныфларның сайлап алу предметлары буенча “кече БДИ” тапшыру вакыты якынлаша



Урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлап чыкканда дәүләт (йомгаклау) аттестациясен (халыкта аны “кече БДИ” дип йөртәләр) үткәрү вакыты якынлаша. 2012-2013 уку елында Рособрнадзор имтиханнар вакытын 28 май – 14 июнь көннәренә билгеләде.
Февраль аенда ук дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрүнең тәртибе һәм кагыйдәләре тәгаенләнде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган мәгълүматка караганда, 2012-2013 уку елын тәмамлаганда тугызынчылар 5 имтихан тапшыра. Барлык кешегә дә бирү мәҗбүри булган рус телен – 4 июньдә һәм математикадан 28 майда укучылар сынауны яңа формада - тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә бирә алачак.
Тагын ике имтихан 9 нчы сыйныфта өйрәнелгән ике предмет буенча сайлап алына.
Әгәр сайлап алына торган предметлар яңа формада тапшырыла торган исемлеккә (җәмгыять белеме, тарих, физика, биология, химия, рус әдәбияты, география, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан), информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр) кертелгән икән, укучылар бу предметтан сынауны яңа формада гына бирә ала.
Сайлап алынган предметлар яңа формада тапшырыла торган исемлеккә кермәгән икән, алар буенча белемеңне традицион формада да күрсәтә аласың. Бу предметларга физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре, сәнгать, татар әдәбияты керә.
Татарстанда тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри куелган. Аны туган тел яки дәүләт теле буларак өйрәнгән барлык укучылар да бирә. Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үз вәкаләтләре кысаларында яңа формада тестлар ярдәмендә татар теленнән имтихан тапшыруны кертте. Шул ук вакытта традицион форма да сакланып калды. Быел татар теленнән имтихан 17 июнь көненә билгеләнгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруны оештыру бүлегеннән хәбәр иткәнчә, 2012-2013 уку елында да ике форма да гамәлдә булачак, укучылар кайсы формада бирәсен үзләре сайлап алырга тиеш.
Дәүләт (йомгаклау) аттестациясе материаллары Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Укучылар бу имтиханнарны махсус имтихан кабул итү пунктларында бирергә тиеш булачак. Аларның эшен җәмәгать күзәтчеләре дә күзәтеп торачак. Бу укучыларны тестлар ярдәмендә эшләргә, алардан курыкмаска өйрәтү өчен эшләнә.
Яңа формада (“кече БДИ”) дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрүнең өстәмә сроклары 21-27 июньгә куелган.

«Татар – информ» МА материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий