18 июл. 2013 г.

Тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән яңа формада имтихан тапшыручылар саны арта

17.07.2013
Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда тапшырыла торган Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтте. Халыкта аны “кече БДИ” дип тә атап йөртәләр. Чөнки әлеге имтиханнар да, БДИдагы кебек, контроль-исәпләү материаллары (КИМ) белән тапшырыла.
Быел тугызынчы сыйныфны 36995 укучы тәмамлаган. Аларның 97,2 проценты имтиханны яңа формада тапшырган. Бу рәвешле сынау бирүдән санаторие тибындагы мәктәпләрдә белем алучы инвалид балалар, 4 айдан артык өендә торып укыган укучылар азат ителгән.

2012-2013 уку елын тәмамлаганда тугызынчылар 5 имтихан тапшырды. Барлык кешегә дә бирү мәҗбүри булган рус телен һәм математикадан укучылар сынауны яңа формада - тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә тапшыра алды.
Тагын ике имтихан 9 нчы сыйныфта өйрәнелгән ике предмет буенча сайлап алынды.
Әгәр сайлап алына торган предметлар яңа формада тапшырыла торган исемлеккә (җәмгыять белеме, тарих, физика, биология, химия, рус әдәбияты, география, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан), информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр) кертелгән икән, укучылар бу предметтан сынауны яңа формада гына бирә алды.
Сайлап алынган предметлар яңа формада тапшырыла торган исемлеккә кермәгән икән, алар буенча белемеңне традицион формада да күрсәтә аласың. Бу предметларга физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре, сәнгать, татар әдәбияты керә.
Урынбасар хәбәр иткәнчә, барлык предметлар да диярлек күрсәткечләр 2012 елга караганда югарырак, әмма рус теленнән бераз гына түбәнәю (0,11 процентка) бар. Моны ул укучыларның китап укырга яратмавыннан күрүеннән булуын билгеләп үтте.
Бу уку елында татар теленнән дә сынау рәвешендә Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелү дәвам иткән. Апробациядә 9 нчы сыйныф укучыларының 23,3 проценты (8627 укучы) катнашкан. 2012 елда андыйларның саны 2014 булып, 5,5 процент тәшкил иткән.
Татар теле буенча яңа формада имтихан тапшыручыларның 3,3 проценты минималь чикне уза алмаган, уртача билге 4,04 булган.
Татарстанда тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри куелган. Аны туган тел яки дәүләт теле буларак өйрәнгән барлык укучылар да бирә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үз вәкаләтләре кысаларында яңа формада тестлар ярдәмендә татар теленнән имтихан тапшыруны кертте. 2012-2013 уку елында да ике форма да гамәлдә булды, укучылар кайсы формада бирәсен үзләре сайлап алырга тиеш иде.
Дәүләт (йомгаклау) аттестациясе материаллары Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Укучылар бу имтиханнарны махсус имтихан кабул итү пунктларында бирде. Аларның эшен җәмәгать күзәтчеләре дә күзәтеп торды. Бу укучыларны тестлар ярдәмендә эшләргә, алардан курыкмаска өйрәтү өчен эшләнә.
Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, Дәүләт йомгаклау аттестациясе киләсе уку елыннан гадәти режимда үткәрелә башлый. Имтиханнарда, быелгы кебек, +1 балл системасы гамәлдә булмаячак.

«Татар – информ» МА материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий