30 авг. 2013 г.

Татарстан мәктәпләрендә тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза


28.08.2013
Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза.
Быел республикада 36 148 бала беренче сыйныфка (Казанда – 11 101) керә. Чагыштыру өчен: 2012 елда беренче сыйныфка 36 311 бала кергән, аларның 10 908 е Казанда.
Быел Татарстанда 165 мәктәп ремонтланган, шул исәптән 5 коррекцияле уку йорты.
Белем көнендә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш, Саба муниципаль районнарында һәм Казанда 9 яңа мәктәп, 4 балалар бакчасы ачыла, аның өчесе авыл җирлегендә. Республика мәктәпләренә 989 яшь укытучы эшкә килә.

«Татар – информ» МА материаллары буенча

20 авг. 2013 г.

Җәмәгатьчелектән күзәтчеләр чыгарылыш имтиханнарында гына түгел, предмет олимпиадаларында да булачак


19.08.2013
Яңа уку елыннан җәмәгатьчелектән күзәтчеләр мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарында гына түгел, предмет олимпиадаларында да булачак дип көтелә. Бу хактагы документны РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзалаган.
Әлеге кагыйдәләр агымдагы елның 1 сентябреннән мәгариф турында закон көченә керү белән бәйле рәвештә эшләнгән.
Бу документ буенча җәмәгатьчелектән күзәтчеләр Бердәм дәүләт имтиханы вакытында да, бөтенроссия һәм башка төрле олимпиадалар уздырылганда да анда булырга хокуклы.
Җәмәгатьчелектән күзәтчеләр булып эшләүчеләрне теркәү тәртибе нигездә шул килеш кала. Шул ук вакытта күзәтчеләр була алмый торган затлар исемлеге дә зурая. Анда мәгариф министрлыгы, РФнең Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге, белем бирү учреждениеләре булган оешмалар хезмәткәрләре кертелә. Шулай ук чит илләрдәге белем бирү оешмаларын гамәлгә куючылар һәм аларның хезмәткәрләре дә җәмәгатьчелектән күзәтчеләр була алмый.

«Татар – информ» МА материаллары буенча

8 авг. 2013 г.

Укытучылар өчен махсус мәктәп формасы кертмәкчеләр


07.08.2013
Россия Дәүләт Думасының берьюлы ике комитеты әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Депутатлар фикеренчә, укучылар тыйнаклыкның нәрсә икәнен аңлый башласын өчен, башта укытучылар дөрес киенергә тиеш.
Казан ательеларында эш­ләүчеләр сүзләренчә, укучы­ларның мәктәп формасына заказлар җәй башыннан ук килә башлаган. Гадәттә тегүчеләргә кызлар һәм аларның әниләре мөрәҗәгать итә. Итәк, пиджак, чалбар, сарафан, жилет – кызларның формалары фасон ягыннан да, төс ягыннан да төрлелеге белән аерылып тора. Тукымага карап, бәяләре дә төрле: 1 мең 300 сумнан алып 2 мең сумга кадәр. Малайлар белән барысы да “аңлашыла”: классик кара чалбар, ак күлмәк. Анысын кибеттә дә сайларга була.