8 авг. 2013 г.

Укытучылар өчен махсус мәктәп формасы кертмәкчеләр


07.08.2013
Россия Дәүләт Думасының берьюлы ике комитеты әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Депутатлар фикеренчә, укучылар тыйнаклыкның нәрсә икәнен аңлый башласын өчен, башта укытучылар дөрес киенергә тиеш.
Казан ательеларында эш­ләүчеләр сүзләренчә, укучы­ларның мәктәп формасына заказлар җәй башыннан ук килә башлаган. Гадәттә тегүчеләргә кызлар һәм аларның әниләре мөрәҗәгать итә. Итәк, пиджак, чалбар, сарафан, жилет – кызларның формалары фасон ягыннан да, төс ягыннан да төрлелеге белән аерылып тора. Тукымага карап, бәяләре дә төрле: 1 мең 300 сумнан алып 2 мең сумга кадәр. Малайлар белән барысы да “аңлашыла”: классик кара чалбар, ак күлмәк. Анысын кибеттә дә сайларга була.

 Россия Дәүләт Думасы депутатлары исә укучыларны гына түгел, укытучыларны да мәктәп формасына киенде­рергә булган. Думаның берь­юлы ике комитеты вәкил­ләре – гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре һәм мә­га­риф мәсьәләләрен кайгыртучы депутатлар мәктәп­тәге әхлак кагыйдәләре буенча федераль кодексын төзүгә ке­решкән. Укытучының тышкы кыяфәтенә таләпләр нәкъ шунда чагылачак. “Укытучылар мәктәпкә күкрәге ачык күлмәк, кыска итәк киеп ки­лергә мөмкин. Әмма укучылар өчен махсус форма керт­кән очракта, болай киенеп йөрү бер дә килешми”, – дигән бу хакта кодекс авторларының берсе Елена Сенаторова.
 Дөрес, укучылардан аермалы буларак, остазларга бер­дәм форма кияргә туры кил­мәячәк. Кодекста итәк озынлыгын, бизәнү әй­бер­ләрен, декольте тирәнлеген чикләргә ниятлиләр. Документта шулай ук укытучыларга укучылар белән ничек аралашырга ки­рәклеген дә аңла­тачаклар. Депутатлар фике­ренчә, дорфалык, тәрбиясез­лек, оятсызлык олыларга да хас – кодекс әнә шуларны чикләргә тиеш булачак. Ка­гыйдәләрне бозучыларны исә үзенчәлекле җәза да көтә. Шелтә алу йә премиясез калудан курыкмаган укы­ту­чы­лар­ның фотосын “оят тактасы”на да элеп куярга мөм­киннәр.

«Ватаным Татарстан» материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий