16 мар. 2014 г.

Энгель Фәттахов: Сынау татар телен укыту буенча проблемаларны ачыкларга ярдәм итәчәк


14.03.2014
IX сыйныф укучыларына татар теленнән имтиханны яңа­ча, ягъни тест рәвешендә тапшырырга туры киләчәк. Ул апрель аенда уза.
Алдагы елларда республикада татар теленнән имтиханны тәҗрибә рәвешендә үткәреп караганнар иде. Узган ел аны 8627 укучы яңача тапшырган. “5” ле алучылар – 31,62, ә тестны “2” ле­гә бирүчеләр 3,22 процентны тәшкил иткән. Уртача балл – 37,17. Яңа төр сынауны күбрәк Апас, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Бөгелмә, Мамадыш районы укучылары сайлаган. Иң яхшы нәтиҗә­ләрне Апас районы укучылары күрсәткән. Андагы укучыларның барысы да тест үткән. Уртача билге 4,31 булган. Быел исә әлеге сынау аша 36 меңнән артык укучы узачак.


– IX сыйныф укучылары өчен бу имтихан бернинди дә проблема китереп чыгармый. Моңа кадәр дә бар иде бит ул. Хәзер бары тик формасы гына үзгәрде: тест үтәчәкләр. Күпче­лек әти-әниләр, балаларның теләге бу. Биремнәр укучылар­ның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүенә карап, берничә юнәлештә әзерләнде. Сынау татар телен укыту буенча проблемаларны ачыкларга ярдәм итә­чәк, – ди ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

“Безнең укучылар арасында алдагы елда да тест үтеп караучылар булды. Күбесенең бил­геләре яхшы иде. Көз көне татар теленнән имтихан тәҗрибә буларак уздырылды, бары тик бер­ничә баланың гына эше начар булды. Балалар имтиханны яңа­ча тапшырырга әзер, берничә бала гына курка. Начар билге алучылар белән укытучылар өстәмә шөгыльләнә”, – ди Түбән Кама шәһәрендәге 35 нче ли­цейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хуҗанбер­диева. Быел нигездә әти-әниләр теләге буенча лицейда укучыларга татар теленнән өстәмә түләүле дәрес билгеләнгән. Елына 1300 сум. Укучылар “Ана теле” он-лайн мәктәпкә дә язылган. Укытучылар материалларны дә­рестә дә куллана икән. “Башка милләт балалары да татар теле буенча олимпиада, бәйгеләргә теләп йөри. Берсенең дә, имтиханга әзерләнәсе бар дип, каршы килгәне юк. Рус телле сыйныф саналса да, укучылар татар телендә сөйләшә. Дәрескә кирәкле материаллар җитә, интерактив такталар бар”, – ди ул.

Чаллы шәһәрендәге 79 нчы лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәнә Сөләйманова әйтүенчә, шәһәр мохите булгач, балалар русча аралаша. “Имтиханның С өле­шендәге текст варианты укучыларга авыррак бирелә, фикер­ләрен саф татар телендә җиткерә алмыйлар. Кайбер әти-әниләр, балалар татар телен тапшыра алыр­мы, дип борчыла. Без алар белән бергәләп эшлибез. Лицейга укучылар VII сыйныфка ки­лә. Аларның моңа кадәр ничек укыганын белмим. Шуңа күрә V-VI сыйныфта узган темаларны да кабатлыйбыз”, – ди Хәнә Хәй­дә­­ровна.

Казандагы 111 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирания Сабирҗанова: “Без хәреф, авазлардан башлап, барлык темаларны кабатлап чыктык. Инша язу ысулларын, дәлилләр китерергә өйрәндек. Өстәмә өй эшләре биреп җибәрә идем. Укучылар арасында татар телен авыр үзләштерүче, өйлә­рендә татарча сөйләшмәүче балалар бар”, – ди.
Казандагы 18 нче гимназия­нең IХ сыйныф укучысы Лилия Низаметдинова татар теленә дәресләрдә генә түгел, репетитор белән дә шөгыльләнә. “Атнага икешәр татар теле һәм әдә­бияты дәресе укыйбыз, атнага ике тапкыр репетиторга йөрим. Сәгатенә 250 сум түлибез. Өйдә ике телдә дә сөйләшәбез, сыйныфта русча гына аралашабыз. Татар теленнән сынауны яхшы тапшырырмын дип уйлыйм. Бары тик С өлеше генә куркыта, инша язарга туры киләчәк”, – ди ул.

Татар мәктәбе укучысына имтихан тапшыру өчен – 3 сәгать 55 минут, ә рус мәктәбендәгеләргә 2 сәгать 30 минут вакыт каралган. Тестлар БДИ өчен әзерләнгән контроль-үлчәм материалларына охшаш.
Мәктәпләрдә татар һәм рус телләренә сәгатьләр аз бирелә дигән ата-аналар да тынычлана ала. 1 марттан республикада туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертелде. Укучылар үз теләге белән бары тик бер генә телне һәм атнасына бер сәгать кенә сайлый ала. Аны укучылар үз теләге буенча сайларга тиеш. Балаларның дәрескә йөреше аерым журналда теркәлеп барачак. ТР Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгы йөкләмәнең ничек үтәлешен күзәтеп торачак. 


«Ватаным Татарстан» материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий