3 мар. 2014 г.

Быел IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә татар теленнән бердәм республика тесты үткәреләчәк


2013-2014 уку елында IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында татар теленнән бердәм республика тесты үткәреләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбсары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2013 ел йомгакларына багышланган еллык коллегиядә хәбәр иткән иде. Бу нисбәттән ул боерык та имзалады.
Мәҗбүри имтихан тест рәвешендә узачак. Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнәчәк. Әйтик, ана телен татар мәктәбендә өйрәнгән укучы имтиханны 3 сәгать 55 минут эчендә тапшырса, рус мәктәбендә татар теле дәресләрен укучыларга биремнәрне эшләү өчен 2 сәгать 30 минут вакыт биреләчәк.

Татар теленнән бердәм тест 29 апрель көнне Бердәм республика имтиханнары тапшыру пунктларында узачак, дип хәбәр ителә.
“Моннан нинди нәтиҗә көтәбез, дигәндә, беренчедән, бу укытучыларны җаваплырак карарга этәрер дип өметләнәбез. Ничә ел буе татар теле укытылып килгәч, аның да нәтиҗәсен күрәсе килә. Бу үзенә күрә бер этәргеч булыр дип өметләнәбез. Укытучы җаваплылык тоеп эшләсә, бөтенләй башкача була бит инде. Кызганычка каршы, татар теле дәресендә балалар башка эш белән шөгыльләнеп, башка имтиханнарга әзерләнеп утырган очраклар да бар”, - дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
Тестлар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Алар укучыларны тестлар ярдәмендә эшләргә, алардан курыкмаска өйрәтүне күз алдында тота.
Билгеле булганча, тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән имтиханны тест рәвешендә тапшыру мөмкинлеге беренче тапкыр 2011-2012 нче уку елында тудырылды, шул ук вакытта традицион форма да сакланып калынды. Ул елда яңа форманы туган (татар) телендә белем алган укучылардан - 972, рус телендә белем алган татар телле укучылардан – 546, рус телле укучылардан 1073 кеше сайлап алды. 2012 елда татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруны кертүнең максаты укучыларның татар телен – туган тел һәм дәүләт теле буларак ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачык һәм объектив бәяләү практикасын кертү белән бәйле иде.
2012 елга кадәр дә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Әмма сынаулар традицион формада гына узды. Туган (татар) телендә белем алган укучылар - сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза алды. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотты.
2013-2014 уку елында исә IX сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында барысы да татар теленнән бердәм республика тестын үтәргә тиеш.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий