16 апр. 2014 г.

Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада узачак

Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада узачак

16.04.2014
27 апрельдән 1 майга кадәр Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узачак. Олимпиадада Россия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар дистанцион рәвештә үзләренең татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш иде. Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышачак.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы 28 апрельдә 09.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында үтәчәк.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың әлеге турына үткән катнашучылар исемлеген түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин:
http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=613.


Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың жюри әгъзалары катнашучыларга түбәндәге биремнәрне әзерләде:
-телдән сөйләм конкурсы (чит илдән килгән катнашучылар өчен билетлар буенча);
-язма конкурс (Россия Федерациясе субъектларыннан килгән катнашучылар өчен);
-номинацияләр буенча иҗади конкурс (катнашучылар сайлавы буенча):
а)вокал (татар халык җырлары/татар композиторлары көе);
б)инструменталь жанр (татар халык көйләренә музыкаль композиция/татар классик-композиторы әсәрләрен фортепианода, баянда, милли гармунда, курайда, сорнайда һ.б. уйнау);
в)хореография (татар халык биюләре/халыкчанлык стиле);
г)сәнгатьле сүз (халык эпосы/халык прозасы һәм шигърияте/әдәби-музыкаль композиция);
д) этно-дизайн
- Олимпиадада катнашучыларның “Минем илем, минем халкым, минем уку йортым” дип аталган презентациясе.

Комментариев нет:

Отправить комментарий