4 сент. 2014 г.

ИҖАДИ БӘЙГЕ “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны”



   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иттеләр.
Бәйгенең максаты һәм бурычлары.
   Татар хатын–кызының гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтимагый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби әсәрләрдә чагылдыру – бәйгенең төп максаты.
                                Бәйгенең төп юнәлешләре.
•    татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау;
•    үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
•    бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү һәм аларны бәяләү;
•    аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлаган матур үрнәкләр.
Үткәрү шартлары.
Бәйгегә хикәя, очерк, эссе жанрдагы әсәрләр кабул ителә.

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте ел дәвамында БДИ тапшыру өчен махсус үзәкләр челтәрен ача


04.09.2014
Укучылар Бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр бирә ала (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Якын арада Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Россиянең бөтен төбәкләрендә, укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр челтәрен ача. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.
Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бу чара имтиханны бер генә тапкыр тапшыра алам дип кайгыручы чыгарылыш сыйныф укучыларында стрессны киметү мөмкинлеге бирә. “Шулай ук бу чара аларга белемнәрен тикшерергә, нәрсәне җентекләбрәк өйрәнергә икәнлеген ачыклау мөмкинлеге бирәчәк”, - дип билгеләп үтте ул.