28 сент. 2015 г.

Мөслим районында татар әдәбияты көннәре




Россиядә Әдәбият елы кысаларында 21-22 сентябрь көннәрендә  Мөслим районында татар әдәбияты көннәре үтте. Мөслимгә ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелендәге бер төркем язучылар, тел һәм әдәбият галимнәре килде. Кунаклар, Мөслимнең матур урыннары белән таныштылар, мәктәпләрдә очрашуларда булдылар.Район үзәк китапханәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район мәдәният йортында Мөслим халкы белән хис-кичерешләрен уртаклаштылар. Журналист, шагыйрь, мөхәррир- Мөдәмил Әхмәтовның “Кайту” исемле җыентыгы белән таныштылар.
Райондашыбыз, мәгърифәтче Зариф Мөэминовның “Маҗара” китабын тәкъдир итү дә булды.Текстларны гарәп графикасы нигезендәге иске татар имлясыннан кириллицага шагыйрь, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов күчергән. Текстларны әдәби эшкәртүче, җыентыкны төзүче-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин.Китап “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысовның  матди ярдәме белән басылды.
”Мөслимнең матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып булмый. Гөлбакча патшалыгы булган минем туган җирем!”-диде, горурланып, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова.

Комментариев нет:

Отправить комментарий