27 дек. 2015 г.

Милли мәгарифкә һөҗүм дәвам итә

Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге эшче төркемнең башка милләтләргә каршы концепциясе
Кичә 14 нче утырыш утырышында 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин адресына мөрәҗәгать кабул итте. РФ гомуми белем бирү оешмаларында рус телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча мөрәҗәгатьне депутатлар бертавыштан кабул итте.
Әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады.
Мөрәҗәгатьтә рус теле үсеше буенча концепциянең бөтенлегенә карамастан, документта рус теле булмаган телләр үсешенә гарантия бирмәгән һәм Россия Федерациясе халыкларының белемгә һәм мәдәни хокуклары яклануын тәэмин итмәгән нигезләмәләр сакланган. Р.Вәлиев, шул рәвешле, документны җиренә җиткереп эшләп бетерүгә иҗтыяҗ булуга ишарәләде.

11 дек. 2015 г.

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсына йомгак ясадылар




 
Казанда “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсына йомгак ясадылар. 11нче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге елдан-ел киңрәк масштаблар ала.
Бу чараның мөһимлеген гаризалар санына карап кына да билгеләргә була. Элек гаризалар меңнән артмый торган булса, быел аларның саны - 2273. Шунысын да әйтеп узыйк: Татарстандагы 45 муниципаль районнан проектта 36сы актив катнашкан. Катнашучылар географиясе безнең республика белән генә чикләнми – анда Россиянең 7 төбәгеннән дә гариза тәкъдим итүчеләр булган.
10 декабрь көнне узган тантаналы бүләкләү алдыннан былтыргы җиңүчеләрнең проектларын да тәкъдим иттеләр. Линар Сабитовның “Казан инженер-төзелеш институтының инновацион идеяләре” проекты – шуларның берсе. Әлеге премия белән генә канәгатьләнмичә, үз тармакларын алга таба үстерүне дәвам иткән ул. Линар әфәнде заманча электр баганаларын җитештерү белән шөгыльләнә. Мондый баганаларның гадәтиләрдән аермасы шунда: монда чыбыклар юк. Ә электр энергиясе кояш җылылыгыннан туплана. Әлеге проект быел “Мега” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда кулланылышка кертелгән.