31 авг. 2017 г.

Мөслимдә уникаль спорт залы ачылды

31.08.2017
 Республика көне Мөлимебездә бик тә истәлекле вакыйга белән башланды. Район үзәгендә тиз арада калкып чыккан уникаль спорт залын ачу тантанасына оешма-предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, райондашлар һәм республика кунаклары килгән иде. Район башлыгы Рамил Муллин әлеге уникаль объектны төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен республикабыз хөкүмәтенә, Президентыбызга, “Евростиль” җәмгыятенә олы рәхмәтләрен җиткерде.
       – Бу уникаль бина – районыбыз өчен көтеп алынган зур бүләк. Ул халыкка озак хезмәт итсен, балаларыбызга спортта зур җиңүләргә ирешергә ярдәм итсен, – диде Рамил Муллин.
        Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов мөслимлеләргә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештерде.
       Бәйрәм тантанасында җирлегебездә 6 ай дәвам иткән волейбол буенча I нче район чемпионатында җиңү яулаган командаларга кубоклар тапшырылды. Чемпион исеменә Мөслим гимназиясе һәм “Нептун” бассейны җыелма командасы лаек булды. Икенче урында – район эчке эшләр бүлеге, өченчедә – район Советы һәм башкарма комитеты командалары.
Район башлыгы уникаль спорт залының символик ачкычын билбау көрәше буенча Россия чемпионы исемен алган яшь спортчы Ринат Сафиуллинга тапшырды. Аннары кунаклар, бина эченә узып, спорт залларын карадылар, анда шөгыльләнүче балалар белән очраштылар.

muslum.ru

18 янв. 2017 г.

"ИЛҺАМ" БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ-2017



       Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.
       Бәйгедә катнашу өчен, укучыларның иҗади эшләрен электрон вариантта ilhambeygese2017@gmail.com адресына 2017 елның 1 нче февраленә кадәр җибәрү сорала.
       Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. 
 
Беркетелгән файл: нигезләмә

11 янв. 2017 г.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температуралы һава торышы вакытында дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә


Республикада салкын һава торышы урнашу сәбәпле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температуралы һава торышы вакытында дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә.
Параллель Авыл мәктәпләре Шәһәр мәктәпләре
1-4 сыйныфлар -23 C -25 C
5-9 сыйныфлар -25 C -27 С
10-11 сыйныфлар -30 С -32 С
Кыш айларында физик культура дәресләрен ачык һавада үткәрү түбәндәге шартларда рөхсәт ителә:
Укучылар яше Ачык һавада дәрес үткәрелү рөхсәт ителүче шартлар


Дәресләр үткәрелми