18 дек. 2012 г.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде

12.12.2012
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде
 Шулай итеп, әгәр температура 23 градустан түбән булса авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен дәресләр кичектереләчәк, ә 25 градуска кадәр түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә; 25 градустан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; 27 градуска кадәр салкын булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен; 30 градус салкын булган очракта – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; 32 градуска кадәр салкын булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен.
 Шулай ук ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы ачыкланды. Шулай итеп, 12 яшькәчә балалар өчен температура 9 градус салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5м/с тизлектә җил, 6 градуска кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3 градуска кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин. 12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12 градус салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8 градустан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5 градустан түбән булмаганда. 14-15 яшьлек укучылар өчен 15 градуска кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12 градуска кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8 градуска кадәр салкын булганда. 16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары өчен – 16 градуска кадәр салкын көндә урамда спорт белән шөгыльләнү мөмкин, 5 м/с тизлектә җил һәм 15 градуска кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 10 градуска кадәр салкын булганда. Әгәр җилнең тизлеге 10 м/с артып китсә, физкультура дәресләрен ачык авада үткәрү рөхсәт ителми.

«Татар – информ» МА материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий