31 мар. 2014 г.

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесе


31.03.2014
27 мартта Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесенең ябылу тантанасы узды.
Иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күрсәтү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республика күләм тарату максатыннан үткәрелгән бәйгедә быел 72 укытучы катнашты. Аларга Республикабызның мәртәбәле фән эшлеклеләре, галимнәрдән торган дәрәҗәле комиссия әгъзалары бәя бирде.
Конкурсның ачылу һәм ябулы тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре катнашты.
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган бәйгедә укытучылар үзләренең югары һөнәри осталыкларын, алдынгы карашларын, тирән белемләрен, үз эшенә ихлас бирелгән, һәрдаим яңалыкка омтылган укытучылар икәнлеген расладылар.

20 мар. 2014 г.

Клара Булатова премиясен бирү Республикакүләм конкурсында






20 нче март көнне Әлмәт Дәүләт муниципаль хезмәт институтында Клара Булатова премиясен бирү Республикакүләм  конкурсы үтте. Конкурста 18 муниципаль районның  108 мәктәбеннән   укучылар, республиканың төрле югары уку йортларыннан, көллиятләрдән студентлар катнашты. Мөслим лицее укучылары да әлеге мәртәбәле конкурста актив чыгыш ясадылар. 5а сыйныфы укучысы Гулиева Кулшэн, 7б сыйныфы укучысы Садретдинова Лилия лауреат Дипломына, 7б сыйныфы укучысы Фазылова Виктория, 5а сыйныфы укучысы  Латыпов Булат, 8а сыйныфы укучысы Хуҗаәхмәтова Алия актив катнашучы Дипломына ия булдылар. Конкурска балаларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ч.И.Ситдыйкова, Э.Д.Ситдыйкова әзерләделәр. Мәктәп директоры И.И.Мадьяров уку йортының Рәхмәт хатына лаек булды.

16 мар. 2014 г.

Мәктәп укучылары арасында "Сөйкемле Шүрәле" конкурсы

Международный конкурс творческих работ школьников «Обаятельный Шурале»

10.02.2014
С 1 февраля 2014 года по 1 июня 2014 года в рамках Года культуры в России проводится международный конкурс творческих работ «Сөйкемле Шүрәле» – «Обаятельный Шурале». Он направлен на  cохранение и развитие традиций народного искусства, популяризацию творческого наследия выдающегося татарского поэта   Габдуллы Тукая в России и за ее пределами, эстетическое воспитание детей и молодежи.  
Цели и задачи:
Основные цели и задачи конкурса:

Энгель Фәттахов: Сынау татар телен укыту буенча проблемаларны ачыкларга ярдәм итәчәк


14.03.2014
IX сыйныф укучыларына татар теленнән имтиханны яңа­ча, ягъни тест рәвешендә тапшырырга туры киләчәк. Ул апрель аенда уза.
Алдагы елларда республикада татар теленнән имтиханны тәҗрибә рәвешендә үткәреп караганнар иде. Узган ел аны 8627 укучы яңача тапшырган. “5” ле алучылар – 31,62, ә тестны “2” ле­гә бирүчеләр 3,22 процентны тәшкил иткән. Уртача балл – 37,17. Яңа төр сынауны күбрәк Апас, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Бөгелмә, Мамадыш районы укучылары сайлаган. Иң яхшы нәтиҗә­ләрне Апас районы укучылары күрсәткән. Андагы укучыларның барысы да тест үткән. Уртача билге 4,31 булган. Быел исә әлеге сынау аша 36 меңнән артык укучы узачак.

3 мар. 2014 г.

Быел IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә татар теленнән бердәм республика тесты үткәреләчәк


2013-2014 уку елында IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында татар теленнән бердәм республика тесты үткәреләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбсары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2013 ел йомгакларына багышланган еллык коллегиядә хәбәр иткән иде. Бу нисбәттән ул боерык та имзалады.
Мәҗбүри имтихан тест рәвешендә узачак. Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнәчәк. Әйтик, ана телен татар мәктәбендә өйрәнгән укучы имтиханны 3 сәгать 55 минут эчендә тапшырса, рус мәктәбендә татар теле дәресләрен укучыларга биремнәрне эшләү өчен 2 сәгать 30 минут вакыт биреләчәк.