20 мар. 2014 г.

Клара Булатова премиясен бирү Республикакүләм конкурсында






20 нче март көнне Әлмәт Дәүләт муниципаль хезмәт институтында Клара Булатова премиясен бирү Республикакүләм  конкурсы үтте. Конкурста 18 муниципаль районның  108 мәктәбеннән   укучылар, республиканың төрле югары уку йортларыннан, көллиятләрдән студентлар катнашты. Мөслим лицее укучылары да әлеге мәртәбәле конкурста актив чыгыш ясадылар. 5а сыйныфы укучысы Гулиева Кулшэн, 7б сыйныфы укучысы Садретдинова Лилия лауреат Дипломына, 7б сыйныфы укучысы Фазылова Виктория, 5а сыйныфы укучысы  Латыпов Булат, 8а сыйныфы укучысы Хуҗаәхмәтова Алия актив катнашучы Дипломына ия булдылар. Конкурска балаларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ч.И.Ситдыйкова, Э.Д.Ситдыйкова әзерләделәр. Мәктәп директоры И.И.Мадьяров уку йортының Рәхмәт хатына лаек булды.

Гимназиядән 11 нче сыйныф укучысы Мирзагитова Гөлдания  (фәнни җитәкчесе Шәңгәрәева З.Н), 7 нче сыйныф укучысы Кашапова Илүзә (фәнни җитәкчесе Тимергалиева Э.В), Мөслим урта мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Хамматуллина Раилә (фәнни җитәкчесе Даутова Г.М) конкурсның лауреат Дипломы белән бүләкләнделәр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий