30 апр. 2014 г.

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды

30.04.2014
30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиадада Гран Прига лаек булган катнашучыларны игълан иттеләр. Алар Япониянең Токио шәһәренең чит телләр университетында белем алучы Юто Хисияма Сигэру һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина. Шулай ук тантанада җиңүчеләрне һәм номинантларны да бүләкләделәр.

18 апр. 2014 г.

Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылды


17 апрель, 2014 - 14:03
Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылды

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.
Татарстан нәшриятларында 2012 нче елда дөнья күргән, 2013 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты. Конкурста 248 китап катнашып, шуларның 51е чәчмә әсәрләр (проза), 50е тезмә әсәрләр (шигърият), 46ы балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан матур әдәбият, 31е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары булды, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итәләр әлеге конкурсны оештыручылар ТР Милли китапханәсеннән.
Танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләгән.

16 апр. 2014 г.

Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада узачак

Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада узачак

16.04.2014
27 апрельдән 1 майга кадәр Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узачак. Олимпиадада Россия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар дистанцион рәвештә үзләренең татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш иде. Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышачак.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы 28 апрельдә 09.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында үтәчәк.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың әлеге турына үткән катнашучылар исемлеген түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин:
http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=613.

11 апр. 2014 г.

Татарстанда Сабантуй көннәре билгеле булды



Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын оештыру йөкләнде.
Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Сабантуй бәйрәмнәре республика районнарынада 7, 8 июнь көннәрендә, Казанда – 21 июньдә, Чаллыда – 12 июнь көнне үтәчәк.
Чыганак: http://matbugat.ru

9 апр. 2014 г.

Бердәм дәүләт имтиханнарын үзгәрешләр көтә


09.04.2014
Бердәм дәүләт имтиханнарының хәзерге структурасы буенча 4 вариантның берсен сайлап алу мөмкинлеген бирә торган тест әлеше - “А” блогы бетерелергә мөмкин.

“Бердәм дәүләт имтиханының үтә күренмәле итүгә юнәлдерелгән, укучыларның белемен һәм мәгариф программасын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау өчен берничә принципиаль үзгәреш карала. Бөтен фәннәр буенча БДИның барлык вариантларыннан “А” өлешен төшереп калдырырга планлаштырабыз”, - дип белдерде РФ фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов.
Бөтен гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан алу һәм дәүләт имтиханын язмача форматтан тулысынча электрон форматка күчерү планлаштырыла.

5 апр. 2014 г.

Интернетта Фоат Садриев сайты эшли башлады

Сайтның адресы: f-sadriev.hostenko.com

Мәгарифне үстерү өчен Татарстанга 41 миллион сум акча бүлеп бирелде

Мәгарифне үстерү өчен Татарстанга 41 миллион сум акча бүлеп бирелде

Татарстанга «Безнең мәктәп» милли мәгариф инициативасы кысаларында федераль бюджеттан 41 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Әлеге ачалар мәгарифне үстерү буенча төбәк программасы чараларын гамәлгә ашыруга сарыф ителәчәк. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган боерык Россия Хөкүмәтенең рәсми порталында урнаштырылган.
Федераль бюджеттан бүленгән акчалар мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә, шулай ук мөгаллимнәрнең квалификациясен күтәрүгә тотылачак. Федераль максатчан программа кысаларында 2011 елдан алып барлык федераль округларда 48 стажировка мәйданчыгы булдырылган. Россия бюджетында әлеге максатларга 665 миллион сумга якын акча каралган.
Чыганак: http://matbugat.ru