9 апр. 2014 г.

Бердәм дәүләт имтиханнарын үзгәрешләр көтә


09.04.2014
Бердәм дәүләт имтиханнарының хәзерге структурасы буенча 4 вариантның берсен сайлап алу мөмкинлеген бирә торган тест әлеше - “А” блогы бетерелергә мөмкин.

“Бердәм дәүләт имтиханының үтә күренмәле итүгә юнәлдерелгән, укучыларның белемен һәм мәгариф программасын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау өчен берничә принципиаль үзгәреш карала. Бөтен фәннәр буенча БДИның барлык вариантларыннан “А” өлешен төшереп калдырырга планлаштырабыз”, - дип белдерде РФ фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов.
Бөтен гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан алу һәм дәүләт имтиханын язмача форматтан тулысынча электрон форматка күчерү планлаштырыла.

“Без БДИ ны телдән җавап бирү өлешен кертергә планлаштырабыз. Элек ул чит тел булачак, аннары андый технология тарих, әдәбият кебек башка гуманитар фәннәр буенча да сыналачак. Имтихан тапшыру буенча электрон технологияләре үсеш алачак. Элек компьютерда информатика буенча гына Бердәм имтихан тапшырачаклар, аннары башка фәннәр буенча да бу тәҗрибәне куллану күзаллана”, - дип ассызыклады Ливанов.

Барлык үзгәрешләр агымдагы елның августыннан да соңгы калмыйча әзерләнәчәк, бу 1 сентябрьдә 2015 елда узачак БДИ ның яңа кагыйдәләре билгеле булсын эшләнелә, дип аңлатты министр.

«Intertat. Ru» материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий