30 апр. 2014 г.

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды

30.04.2014
30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиадада Гран Прига лаек булган катнашучыларны игълан иттеләр. Алар Япониянең Токио шәһәренең чит телләр университетында белем алучы Юто Хисияма Сигэру һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина. Шулай ук тантанада җиңүчеләрне һәм номинантларны да бүләкләделәр.
Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада 27 апрельдән 1 майга кадәр Казан шәһәрендә узды. Олимпиада ике турда үткәрелде. Беренче тур-онлайн тест эшләү режимында узды. Биредә 2013 елның 9 декабреннән 25 декабренә кадәр теләге булган һәркем катнаша алырга мөмкин иде. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен күрсәтергә тиеш иде.
Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышты.
Белешмә: Татар теле һәм әдәбиятыннан I Халыкара олимпиада 2012/2013 уку елында үткәрелде. Заочный турда Россия Федерациясе субъектларыннан, чит илләрдән 1500, ә очный турда – 100 мәктәп укучысы һәм студент катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре

Комментариев нет:

Отправить комментарий