25 дек. 2011 г.

Мөслимдә Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе


23 нче декабрь көнне  Мөслим мәдәният йортында  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең әдәби-драматик тапшыруларның өлкән редакторы булып эшләүче Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе булды. Кичәдә республиканың сәнгать осталары, шагыйрәнең иҗатташ дуслары, район үзешчәннәре, авылдашлары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, язучының иҗатын яратучылар, район үзәге тамашачылары катнашты. Кичә Миргарифан Ханнанов башкаруында  Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган “Мөслимем” җыры белән башланып китте. Юбилярны иҗатташ дуслары, авылдашлары, сәнгать мәктәбе, туган авылы Баек һәм Күбәк мәктәбе  укучылары котлады. Шәмсия ханым  күп шигырьләрен яттан укыды, җырлап та  күрсәтте. Казан музыка көллиятендә теория укыткан кызы Гөлназның (Гөлҗиһанның)  җырлавына  да сокландык . Кичә бер дә ялыктырмады, тамашачылар   тын да алмый тыңладылар. “Искиткеч очрашу булды бу!” – дип таралыштык.

18 дек. 2011 г.

Якташыбыз хөрмәтләнде


14 нче декабрь  көнне күренекле якташыбыз, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге иясе, язучы Ләбиб Леронның 50 яше тулу уңаеннан Мөслим авылы мәдәният йортында  иҗат кичәсе үтте. Кичәдә Л.Леронның иҗатташ дуслары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, язучының иҗатын яратучылар, район үзәге тамашачылары катнашты. Юбилярны иҗатташ дуслары, авылдашлары, сәнгать мәктәбе укучылары котлады. Соңыннан Түбән Кама татар дәүләт драма театры  Ләбиб Лерон әсәре буенча сәхнәләштерелгән “СССРда ясалган...нар” исемле комедия күрсәтте.

11 дек. 2011 г.

Тукта, мизгел...


Флера апа Садриевна вафат... Бу хәбәрне ишеткәч тетрәнеп киттем. Хәтеремдә Флера апаның мөлаем, әниләрчә  кайгыртучан йөзе пәйда булды. Казан дәүләт университетында укыган еллар- күпләр өчен яшьлекнең иң бәхетле елларыдыр дип исәплим. Шул биш ел вакыт эчендә күпме белем тупладык, дуслар таптык, шау-шулы, күңелле студент тормышында кайнадык. Укытучыларга якын итеп, яратып, Флера апа, Сәгадәт абый, Диләрә апа, Вахит абый, Альберт абый һ.б. (урыннары җәннәттә булсын) дип эндәшә идек. Бүген инде кадерле укытучыларыбызның күпчелеге бакыйлыкка күчте.
Студент елларының истәлеге булган лекция дәфтәрләрен китап шкафында кадерләп саклыйм, җыештырган саен кулыма алам, ташларга жәлләп, кабат киштәгә куям. Кабат-кабат укыйм, хатирәләргә биреләм. Туктатырга иде вакытны бер генә мизгелгә, әйләнеп кайтасы иде яшьлеккә. Тыңлыйсы иде Флера апаның, Альберт абыйның һ.б. хөрмәтлеләребезнең лекцияләрен, ягымлы тавышларын. Бер генә мизгелгә булса да...

6 дек. 2011 г.

Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе

2011 елның 5 нче декабрендә Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе ачылды. Беренче тур читтән торып үткәрелә (проектлар алдан сайлап алына) һәм 2011 елның 23 нче декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашу гаризалары «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» мәгълүмати системасында (http://edu.tatar.ru (Личный кабинет/Мои конкурсы) электрон рәвештә кабул ителә.

2 дек. 2011 г.

Электрдан җәрәхәт алуны кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә бәйге


Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча "Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә конкурс игълан итте.
Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәп­ләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда "Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү.
Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк.