30 нояб. 2011 г.

Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел





  Атаклы «Галиябану» драмасының авторы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел тулды. 30 нчы ноябрь көнне әлеге истәлекле дата хөрмәтенә Мөслим гимназиясе базасында Сарман, Азнакай, Мөслим муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында  фәнни-практик конференция үтте. Укучылар, укытучылар Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты белән бәйле эзләнү-тикшеренү эшләре белән чыгышлар ясадылар, аларга сертификатлар тапшырылды. Конференция әдәби-музыкаль бизәлеше ягыннан да һәркемнең күңелендә матур тойгылар уятты. Укытучылар, укучылар башкарган моңлы җырлар, Мөслим гимназиясе, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе, лицей укытучылар, укучылар коллективлары әзерләгән “Галиябану” спектакленнән күренешләр сокландыргыч булды.

27 нояб. 2011 г.

II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесе

Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесен игълан итә. Бәйге "Минем шәҗәрәм" исемле, туган җиреңдәге нәсел, 3-4 буындагы әби-бабайларның нәсел-ыру тамырлары турында, уңай фикерле иншалар язу буенча булачак. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала - катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән. Шәҗәрәгезне фәнни нигездә ачып, туган ягыгызда, нәселегездә танылган шәхесләрнең тормышын иҗади формада инша итеп, А4 форматында, 2 тулы биттә язарга кирәк.

Әниләр көне белән!

Кадерле әниләр! Сезне матур бәйрәмебез-Әниләр көне белән ихластан тәбрик итәм. Һәрберегез балаларыгызның игелеген күреп, бәхеттә, шатлыкта, бәрәкәтле мул тормышта гомер кичерегез. Һәр туар таң бары сөенечләр генә китерсен!

22 нояб. 2011 г.

"ШИГЪРИ САБАНТУЙ"ГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
          Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге "Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрә.
       "Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге бәйгедә катнашып, үзен сынап карый ала. Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган.

18 нояб. 2011 г.

II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә


      18 нче ноябрь көнне Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалында  урта белем бирү оешмалары укучыларының "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" темасына II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Конференциягә Пермь өлкәсеннән, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан сәләтле укучылар һәм аларның укытучылары килгән иде. Пленар утырыштан соң укучылар секцияләргә таралдылар һәм үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Конференция материаллары "Татар  теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" дип исемләнгән җыентык итеп бастырып чыгарылган. Әлеге җыентыклар конференциягә килгән укучыларга таратылды.

12 нояб. 2011 г.

"Авылның 100 талантлы баласы"-2011

   11 нче ноябрь көнне Казан шәһәрендә "Корстон" күңел ачу үзәгендә  "Авылның 100 талантлы баласы " акциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Татфондбанк тарафыннан үткәрелгән әлеге акциядә 825  укучы катнашты, 100 балага банк стипендиаты булу бәхете елмайды. Мөслим районыннан 2 укучы-Вәлиев Рафаэль Фәрит улы һәм Сабирова Ләйсән Рамил кызы әлеге чарада катнаштылар. Рафаэль технология фәненнән, Ләйсән татар теле һәм әдәбиятыннан  район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яуладылар. Ләйсән белән шәхсән үзем дә әлеге бәйрәмдә катнаштым, укучым белән горурлану хисләре кичердем.