22 нояб. 2011 г.

"ШИГЪРИ САБАНТУЙ"ГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
          Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге "Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрә.
       "Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге бәйгедә катнашып, үзен сынап карый ала. Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган.

        Конкурста вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да катнаша ала.
       "Шигъри Сабантуй” программасында Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен белү буенча командалар ярышы, аның шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе, "Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дип аталган тәнкыйтьчеләр клубы утырышы һәм "Шигъри Сабантуй” шигырь бәйгесенә йомгак ясау каралган.
        "Шигъри Сабантуй”да катнашу өчен үзегез иң матур, иң камил дип тапкан иҗат җимешләрегезне (кимендә 3 шигырь) һәм үзегез турында киңәйтелгән белешмәне (автобиографияне) allyki@rambler.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 30 нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәдә түбәндәге мәгълүматларның булуы мәҗбүри:
     1. ФИӘи (ФИО);
     2. Туган елыгыз;
     3. Кайда белем аласыз;
     4. Татар теле һәм әдәбияты укытучыгызның исеме (мәктәп укучыларына);
     5. Иҗатның кайсы төре белән кызыксынасыз;
     6. Үзегез турында әйтергә кирәк дип тапкан мәгълүмат;
     7. Элемтә өчен телефон номеры (шәһәрара номер булганда, кодларны күрсәтү мәҗбүри).
        Казаннан еракта яшәп, Сабантуйга килә алмаганнар өчен читтән торып катнашу мөмкинлеге бар. Бу очракта хатыгызны "Ерактан торып...” конкурсына дип тамгалау мәҗбүри.
        Бәйгенең төгәл программасы белән allyki.ru сайтында таныша аласыз.

Комментариев нет:

Отправить комментарий