18 нояб. 2011 г.

II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә


      18 нче ноябрь көнне Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалында  урта белем бирү оешмалары укучыларының "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" темасына II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Конференциягә Пермь өлкәсеннән, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан сәләтле укучылар һәм аларның укытучылары килгән иде. Пленар утырыштан соң укучылар секцияләргә таралдылар һәм үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Конференция материаллары "Татар  теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" дип исемләнгән җыентык итеп бастырып чыгарылган. Әлеге җыентыклар конференциягә килгән укучыларга таратылды.
Секция эшләре тәмамлангач, бүләкләү тантанасына җыелдык. Мөслим районыннан конференциядә Яңа Усы, Мөслим лицее, Мари  Бүләре, Татар Шураны, 2 нче номерлы урта мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Татар Шураны укучысы Софина Л. 2 нче урынга лаек булды, калган укучыларыбыз сертификатларга ия булдылар. Мөслим лицее, Яңа Усы мәктәбе коллективлары "Рәхмәт хатлары" белән бүләкләнделәр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий