27 нояб. 2011 г.

II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесе

Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесен игълан итә. Бәйге "Минем шәҗәрәм" исемле, туган җиреңдәге нәсел, 3-4 буындагы әби-бабайларның нәсел-ыру тамырлары турында, уңай фикерле иншалар язу буенча булачак. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала - катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән. Шәҗәрәгезне фәнни нигездә ачып, туган ягыгызда, нәселегездә танылган шәхесләрнең тормышын иҗади формада инша итеп, А4 форматында, 2 тулы биттә язарга кирәк.
Иншаны бәйгедә катнашу өчен тапшырган вакытта хатка өстәп фоторәсемегезне дә җибәрә аласыз. Язма иншаларыгыз Урмай авылының http://urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтында (администраторы һәм төп оештыручысы - Фәрит Гыйбатдинов) куелып барылачак. Конкурсны оештыручылар: Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, "Вакыт республика газетасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Россиянең татар авыллары" җәмгыяте. Конкурсның үткәрү вакыты: сентябрьдән алып 31 нче декабрьгә кадәр. Йомгаклау январь аенда Бөтендөнья татар конгрессының конференц залында үтәчәк. Нәтиҗәдә бер Гран-при, ун Лауреат исеме, матди бүләкләр һәм катнашучыларга дипломнар биреләчәк. Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтында алырга мөмкин. Элемтә өчен, иншаларыгызны җибәрү өчен контактлар:
E-mail: farit_59@mail.ru, телефон: +79063857939.
Чыганак: belem.ru

Комментариев нет:

Отправить комментарий