22 янв. 2014 г.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе


Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның киң кырлы эшчәнлегенә багышланган республика конференциясе (алга таба – Конференция) күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Конференциядә катнашу гаризалар 2013нче елның 20нче декабреннән 2014нче елның 7нче мартына кадәр кабул ителә.
Конференциягә нәтиҗәләр ясау 2014нче елның 15нче мартына кадәр.
Конференция 2 этапта үткәрелә.
Конференциядә катнашырга теләүчеләр фәнни-гамәли һәм иҗади эшләрен тиешле заявка (Кушымта) һәм “Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясенә” дигән язу белән Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче гимназиянең электрон әрҗәсенә kzlar_ile@mail.ru һәм почта буенча адресына җибәрә: 420034, ТР, Казан шәһәре, Мәскәү районы, Декабристлар урамы, 89А.
Нигезләмәне карау өчен әлеге сылтама буенча күчегез.
Чыганак: http://tatarile.org/aralashu/group/172

14 янв. 2014 г.

Факил Сафин бездә кунакта



14 нче январь көнне лицейда  хөрмәтле  якташыбыз,  язучы, шагыйрь, үзешчән композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Тәрҗемә олимпы” һәм “Кояшлы иҗат өчен” Халыкара бүләкләр иясе, филология фәннәре кандидаты, “Көмеш кыңгырау” гәзитенең баш мөхәррире Факил Сафин белән очрашу кичәсе узды. Анда Мөслим әдипләре, мөгаллимнәр, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, укучылар катнашты.

7 янв. 2014 г.

04.01.14 АТКА АТЛАНЫП МӘДӘНИЯТ ЕЛЫ КИЛӘ!


Яңа гына аяк баскан 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Елларны нинди дә булса темага багышлап уздыру сәеррәк тоелса да, мәдәният тармагы вәкилләре бу елга шактый өметләр баглый. 
Узып киткән ел экологиягә багышланган иде. Зурдан кубып табигать анабызны сакладык яисә тирә-юнь мохиткә карашыбыз үзгәрде дип әйтеп булмый. Татарстан табигате 2013 елдан уңды дигән фикер әйтергә җөръәт итмәсәм дә, башкалабызда агачлар саны артуын инкяр итеп булмый, анысы (әлбәттә, Универсиада уздырылуы да үз өлешен кертми калмагандыр). 

03.01.14 ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДАНЫҢ БЕРЕНЧЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ


Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) нәтиҗәләрен чыгарды. Аның белән http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=607 сылтамасы буенча кереп танышырга мөмкин.
Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) 16-20 декабрь көннәрендә узды.Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем бирелә.Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак. Икенче тур 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә.Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Сайлап алу турында Кытай Төркиядән, АКШ, Бельгия, Япония, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан илләреннән булган студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.Россияне Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Төмән, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Ленинград, Мәскәү, Свердловск, Волгоград , Омск, Киров, Ульяновск һәм Сарытау өлкәләре, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары тәкъдим итә.