7 янв. 2014 г.

04.01.14 АТКА АТЛАНЫП МӘДӘНИЯТ ЕЛЫ КИЛӘ!


Яңа гына аяк баскан 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Елларны нинди дә булса темага багышлап уздыру сәеррәк тоелса да, мәдәният тармагы вәкилләре бу елга шактый өметләр баглый. 
Узып киткән ел экологиягә багышланган иде. Зурдан кубып табигать анабызны сакладык яисә тирә-юнь мохиткә карашыбыз үзгәрде дип әйтеп булмый. Татарстан табигате 2013 елдан уңды дигән фикер әйтергә җөръәт итмәсәм дә, башкалабызда агачлар саны артуын инкяр итеп булмый, анысы (әлбәттә, Универсиада уздырылуы да үз өлешен кертми калмагандыр). 
Елы шундый булгач, мәдәни тормыш җанлана төшәр, безнең проектларга акчалар күбрәк бүленер дигән өмет тә бар мәдәният тармагында эшләүчеләрдә. Әмма театр, концерт яисә башка чаралар оештырудан бигрәк, адәм балаларының җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышы, эчке культурасы, үзара мөгамәләләре дә бик кыйммәт бит... Монысы да мәдәниятнең әхлак-әдәп дигән күркәм бер тармагы. Ул якны да онытмска тиешбездер. 
Төрки дөньясының Мәдәни башкаласы итеп 2014 елга Казан билгеләнде. Димәк, безгә әле быел төрки халыклар каршында да сынау узасы бар... 
Мәдәният елы уңаеннан танылган иҗат әһелләренең фикерләрен дә белешеп узыйк. Алар бу җәһәттән ниләр уйлый икән? 
Мәдинә Маликова, язучы: 
Мәдәният дигәндә, аңа әдәбият та керә инде. Шушы әдәбиятны кайгырту көчәймәсме, аңа күбрәк игътибар бирелмәсме икән дигән өмет бар миндә. Әлбәттә, әдәбият бөтенләй кайгыртусыз калдырылган өлкә түгел. Аңа безнең хөкүмәтебез акча да бүлеп бирә, аны кайгыртучы кешеләре дә куелган. Шулай да, матур әдәбиятка игътибарны көчәйтергә кирәк дип уйлыйм мин. 
Дөресен генә әйткәндә, язган китапларымның күбесен үз җилкәмдә чыгарам. Аларны кибетләр аша сату белән дә шөгыльләнәм. Китап кибетләребез күп безнең, Казанда, кайбер районнарда, зуррак шәһәрләрдә дә бар. Махсус шуның белән шөгыльләнүче, шуның белән тамак туйдыручы кешеләребез дә җитәрлек. Әмма алар аша да татар китаплары сатуга бик куелмый. Нишләптер: “татар китапларын халык алмый” дигән фикер таралган. Мин моның белән килешмим. Безнең китап укучыларыбыз бар, кызыклы, мавыктыргыч басмаларга ихтыяҗ зур. Яңа әсәрләр дип көтеп торучы кызыксынучан укучыларыбыз да җитәрлек. 
Китапханәләрне тәэмин итү мәсьәләсе дә җайга салынып беткән дип әйтә алмыйм. Нәкъ менә укучыларның фикерләрен искә алып эшләргә кирәк аны. Кибетләребездә татар китаплары бүлекләрен булдыру зарур, алар бетерелеп бара. Безнең татарлар - китап сөюче халык. Татар халкы китапны элек-электән зурлаган. Аллага шөкер, яшьләребез дә укый. Аларга китапны илтеп җиткерергә генә кирәк. Мәдәният елы икән - бу мәсьәләгә дә ачыклык кертелер. Китап сүзе популярлыгын җуймас! 
Эльмир Низамов, композитор: 
2014 елның Россиядә Мәдәният елы булуы яхшы хәбәр дип саныйм. Әлбәттә, бер яктан карасаң, сәер дә шикелле, чөнки мәдәният кеше һәм җәмгыять тормышының мөһим өлешен биләп тора. Аның турында ел дәвамында гына түгел, ә гасырлар һәм хәттә мең еллар дәвамында кайгыртып торырга кирәк. Ләкин фатирыбызның һәр бүлмәсендә беръюлы ремонт ясап булмаган кебек, тулы бер дәүләт тормышында да бер юнәлешне генә калкытып булмыйдыр инде. Һәр елны өстенлекләрне дөрес билгеләү гаять мөһим. Мәдәнияткә игътибар арту куандыра. Минем уйлавымча, мондый программалар мәдәният өлкәсендәге күптән борчыган һәм чишелеше җитлеккән мәсьәләләргә игътибар юнәлтергә, дөрес юлга борырга мөмкинлек бирәчәк. 
Минем өчен шундый әһәмиятле юнәлеш – ул Россиядә заманча сәнгатькә булышу һәм аны үстерү. Табигый дәвамчанлык булмаса, аның традицияләре дә сакланмаячак. Мәдәният бит ул китаплар, картиналар, сыннар һәм ноталар рәвешендәге шаһәсәрләр мирасханәсе генә түгел. Мәдәният - иң беренче чиратта даими үсә баручы, алга омтылучы тере организм. Һәрбер яшь cәнгатькәр үзен иленә кирәкле итеп тоярга тиеш. Кызганыч ки, еллар узган саен моның киресе күзәтелә. Сәнгать вузларына абитуриентлар килүе ел саен кими бара. Тагын берничә елдан бездә профессиональ музыкант, композитор, рәссамнар калмаячак. 
Химаяче һәм иганәчеләрне сәнгатьнең төрле өлкәләренә җәлеп итү буенча программалар да эшләнергә тиеш. Сәнгать модада булсын – бу дәүләтнең бурычы. Заказлар һәм грантлардан башка алга таба җитди адымнар ясау мөмкин түгел. Иҗат әһелләренең “өстәл тартмасына” язып яткан чаклары үтте. Конфуций болай дигән: “Һәр дәүләтнең таркалуы нәкъ тә аның музыкасы таркалудан башлана. Саф һәм якты музыкасы булмаган халык үлемгә хөкем ителгән”. Без моны булдырмаска тиешбез. Туплаган мирасыбызны сакларлык көч һәм зирәклек бардыр бездә һәм Россиядә мәдәният-сәнгатьне үстерердәй юллар әле бикләнмәгәндер дип өметләнәм. 
Мөршидә КЫЯМОВА
Чыганак: "Интертат.ру"

Комментариев нет:

Отправить комментарий