2 дек. 2011 г.

Электрдан җәрәхәт алуны кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә бәйге


Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча "Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә конкурс игълан итте.
Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәп­ләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда "Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү.
Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк.

Материаллар язма һәм электрон үрнәкләрдә түбән­дәге адрес буенча җибәрелә яки китерелә: 420066, г.Казань, ул Чистопольская, д.5, а/я135. Редакция газеты "Мэгърифэт”. Телефон: (843) 292-36-53, magrifat@inbox.ru 420094, г.Казань, ул Бондаренко, д.3. Телефон: 291-82-84, office@gridcom-rt.ru
Конкурска материаллар 19 декабрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясаганда билгеләрнең оригинальлеге, үзенчәлекле булуы, төгәллеге һәм күрсәтмәлелеге искә алы­начак. Конкурс оештыручылары әлеге бәйгедә сту­дентларның да актив катнашуына өметләнә.
Конкурс җиңүчеләренә призлар тапшырылачак, ә аларның эшләре "Сетевая ком­пания” ААҖенең WEB-сайтында урнаштырылачак, электрдан җәрәхәт алуны кисәтүгә багышлап чыгарылачак плакатларда, буклетларда һәм мәгълүмати материалларда кулланылачак.
Чыганак: http://vatantat.ru

Комментариев нет:

Отправить комментарий