31 мар. 2014 г.

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесе


31.03.2014
27 мартта Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесенең ябылу тантанасы узды.
Иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күрсәтү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республика күләм тарату максатыннан үткәрелгән бәйгедә быел 72 укытучы катнашты. Аларга Республикабызның мәртәбәле фән эшлеклеләре, галимнәрдән торган дәрәҗәле комиссия әгъзалары бәя бирде.
Конкурсның ачылу һәм ябулы тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре катнашты.
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган бәйгедә укытучылар үзләренең югары һөнәри осталыкларын, алдынгы карашларын, тирән белемләрен, үз эшенә ихлас бирелгән, һәрдаим яңалыкка омтылган укытучылар икәнлеген расладылар.
Нәтиҗәләр:
Гран–при – Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатының
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саяхов Илдар Искәндәр улы;
I нче урын – Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Рәсүлә Габделвәли кызы;
II нче урын – Бөгелмә муниципаль районы 2 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Рәфия Ринат кызы;
II нче урын – Татарстан Республикасы Лаеш шәһәре 1 нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Строителева Светлана Юрьевна;
III нче урын – Башкортостан Республикасы Туймазы шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Зинфира Гөднән кызы;
III нче урын – Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Чуваш Майнасы гомуми урта белем мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Федорова Светлана Николаевна.
Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләр буенча җиңүче укытучылар билгеләнде:
– «Иң яхшы эссе авторы;
– «Иң яхшы визит карточкасы авторы»;
– «Иң күркәм милли костюм презентациясе»;
– «Һөнәремә тугры калам»;
– «Өметле киләчәк»;
– «Иң яхшы укыту-методик комплекты»;
– «Йөрәгемне балаларга бирәм»;
– «Заманча технологияләрне оста файдаланучы»;
– «Укытучылар остазы» .

Комментариев нет:

Отправить комментарий