28 июл. 2014 г.

Энгель Фәттахов: БДИ нәтиҗәләре – мәктәпләрдәге укыту-методик эшләрнең сыйфат күрсәткече


25.07.2014
Быел БДИ вакытында тәртип бозулар чагыштырмача азрак булды, имтиханнар гадел һәм объектив үтте. Барлыгы 11 протокол төзелде ( 2013 елда - 65). 3 укучы шпаргалка һәм кәрәзле телефон кулланган өчен имтиханнан чыгарылды (2013 елда -33). Бу хакта мәгариф сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә БДИ-2014 нәтиҗәләренә багышланган җыелыш барышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Татарстан укучылары 4нче сыйныфтан башлап гадәти режимда БДИга охшаган аттестация үтә башлар дип планлаштырыла. Министр сүзләренчә, әлеге формат балаларга контроль-үлчәү материаллары биремнәрен чишәргә ияләшергә һәм бернинди дулкынлануларсыз БДИны гадәти хәл буларак кабул итәргә ярдәм итәчәк.
БДИ системасы елдан-ел объективлырак якка үзгәрә һәм укытучыларны тагын да сыйфатлырак эшчәнлек алып барырга өнди. “Биредә без үзебезнең методик үзәкләр алдына гаять зур бурычлар куябыз. Укыту-методик эшчәнлек белән тагын да активрак эшләү кирәк. Без илебездәге иң алдынгы ысулларны кулланабыз, эшебезгә әкренләп сингапур технологияләрен кертәбез. Укытучыларыбызның квалификациясен арттыру өстендә бик зур эшләр алып барыла. Яхшы нәтиҗәләр күренә, тик бездә зур борчу уята торган фәннәр дә бар. Мисал өчен, физика – бүген безнең иң көчсез ягыбыз. Быел 5930 укучы физикадан БДИ тапшырды, алар җыйган уртача балл – 47,7. 2013 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда ул 11,3 баллга түбәнрәк төшкән. Физикадан имтихан тапшыручыларның 16 % бөтенләй минималь баллны да җыя алмаган. Эшләрне анализлау укучыларыбызның электродинамика һәм динамика буенча биремнәрне чишү осталыклары булмавын күрсәтә”, - дип ассызыклады Мәгариф һәм фән министры.
Министр сүзләренчә, бүген сыйфатлы белем бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Авыл мәктәпләренең материаль-техник базасы шәһәрләрнекеннән бик азга гына аерыла. Укытучыларның хезмәт хакы да сизелерлек күләмдә артты. Уртача ул аена 30 мең сум тәшкил итә.
“Мәгариф белән идарә итүче муниципаль органнарга үзләренең методик хезмәтләре белән берлектә мәҗбүри фәннәр буенча гына түгел, ә калган барлык фәннәр буенча да БДИ нәтиҗәләрен игътибар белән анализлау мөһим. Без әлеге нәтиҗәләр белән килешә алмыйбыз. Балалар кайда да бер, тик Бөгелмә районында ел саен БДИ нәтиҗәләре югары һәм Буа, Әгерҗе, Югары Ослан районнарында ел саен түбән”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы регионнарга мәктәп, район яки укытучы эшчәнлеген бәяләнгәндә бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре күрсәткечләрен кулланмаска тәкъдим итте. Тик шулай да узган елгы белән чагыштырганда БДИ 2014 объективрак үтте һәм конкрет районнарның мәгариф системасында тоткан чынбарлыктагы торышын күрсәтте. “Татарстанда уртача күрсәткечләр рус әдәбиятыннан тыш бөтен фәннәрдән дә Россия буенча билгеләнгән уртача баллардан югары. Тик бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Без хәзер бөтен проблемалы өлкәләрне дә күрәбез һәм алар өстендә җентекләп эшләргә кирәк”, - дип искәртте министр.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова быел БДИ-2014нең төп этабында 19 мең укучы катнашканлыгы турында әйтте. Татарстан чыгарылыш укучылары өчен сайлап алырга мөмкин булган фәннәр арасында җәмгыять белеме, физика һәм биология фәннәре беренче урында тора. 2013 ел белән чагыштырганда дәүләт имтиханнарыннан аппеляцияләр күләме сизелерлек арткан. Ул шулай ук мөрәҗәгатьләрнең 14 %ы гына уңай нәтиҗә биргәнлеге, ә гаризаларның күпчелеге С өлешендәге биремнәр эшләнелмәгән булу сәбәпле каралмаганлыгы турында әйтте.

Комментариев нет:

Отправить комментарий