5 янв. 2015 г.

Энгель Фәттахов: "БДИ тирәсендә артык шау-шу, ә ул гадәти күренеш булырга тиеш"


25.12.2014
Киләсе елда Татарстанда республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә белем бирүнең бер үк төрле сыйфаты тәэмин ителүгә игътибар биреләчәк. Моннан тыш, мәгариф өлкәсендәге төп юнәлешләр арасында мәктәпкәчә белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү һәм урта һөнәри белем булачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.

Иң беренче итеп ул киләсе елга бурычлар арасында барлык муниципаль берәмлекләрдә бер үк төрле сыйфатлы белем бирүгә ирешүне атады. Министр искәрткәнчә, республикада электрон белем бирү үсеш кичерә, мәктәпләрнең 90 процентка якыны югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән.

Мәктәпкәчә белем бирү турында сөйләгән вакытта, Э.Фәттахов элек бу өлкәгә тиешле игътибар бирелмәү турында билгеләп үтте. Быел 56 яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. "Бер елга шулкадәр балалар бакчасы тапшырган төбәк юк", - дип ассызыклады ул һәм моңа республика җитәкчеләре ярдәмендә ирешелә, дип өстәде. Өстәвенә, матди-техник база яхшыртыла, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала, яңа урыннар булдырыла. "2014 елда барлыгы 10 мең 450 яңа урын булдырылды", - дип шәрехләп узды Э.Фәттахов.

Министр телләр өйрәтү мәсьәләсенә дә тукталды, аерым алганда, 7 яшькә кадәр балаларга республиканың рәсми 2 дәүләт теле, мөмкин булган очракта, инглиз телен дә өйрәтү зарурлыгын билгеләп үтте. Сүз уңаенда, 2015 елда их яхшы билингваль балалар бакчаларын ачыклау буенча конкурс дәвам иттереләчәк, ул беренче тапкыр былтыр үткәрелгән. Конкурсның бюджеты да элекечә кала - 50 миллион сум.

Ә гомуми белем бирүгә килгәндә, Э.Фәттахов сүзләренчә, укыту алымнарына һәм технологияләренә игътибар биреләчәк. Мәктәп тәмамлаучыларда фәннәр буенча белем генә түгел, лидерлык сыйфатлары, креатив фикерләү дә булырга тиеш, дип саный министр. Биредә Татарстан педагоглары өйрәнә торган Сингапур технологияләре ярдәм итә.

ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы башлыгы БДИ мәсьәләсен дә игътибарсыз калдырмады. "БДИ тирәсендә ата-аналар да, укучылар да тудыра торган шау-шу көчле. Бу дөрес түгел, - БДИ гадәти күренеш булырга тиеш. Шуңа да бу уку елыннан башлап, 4,5,5,7 нче һәм 8нче сыйныфларны тәмамлаучылар арасында имтиханнар яки тестлар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлардан ук һәр укучының портфолиосы булырга тиеш", - диде ул.

Һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри урта белем дәрәҗәсе дә әһәимиятле темалар. Әйтик, 2014 елда Татартанда 5 ресурс үзәге оештырылды һәм бу алга таба да дәвам иттереләчәк. Киләсе елда тагын 9 ресурс үзәген төзү ниятләнә. "Узган уку елында республикада 9 нчы сыйныфны 36 меңләп укучы тәмамлады, беренче тапкыр аларның яртысыннан артыгы училище һәм техникумнарга укырга керде", - дип мисал китерде Э.Фәттахов.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий