5 мар. 2015 г.

II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” нигезләмәсе



 1. Фоат Садриев укулары Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы халык язучысы иҗатын өйрәнү, пропагандалау, 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан үтәрелә.
 2. Катнашучылар:
 Төбәкара Фоат Садриев укулары гомуми белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.
 3. Бәйгене оештыручылар:
Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Мәгариф” журналы, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге.
Үткәрү шартлары һәм тәртибе
Бәйге 2 турда үткәрелә:
I тур — 2015 нче елның 11 нче мартына кадәр оештыру комитеты бәйгедә катнашу өчен гаризалар, фәнни эшләр, тезислар кабул итә. Гариза, тезис һәм фәнни эшләр nurania.shai@tatar.ru, magarif@bk.ru электрон адресы буенча кабул ителә. (Хәбәрләшү өчен тел.: 8(85556) 2-40-49, 89274804700 — Нурания Әзһәмовна; 89093088105 – Сиринә Миннегалимовна).

16 нчы марттан 21 нче мартка кадәр эшләр жюри тарафыннан тикшерелә һәм иң яхшы эш авторларына чакыру җибәрелә.
II тур 27 нче март көнне Мөслим гимназиясендә үткәрелә. (Адрес: Мөслим авылы, Кооператив урамы, 170 нче йорт).
Укытучы яки укучы үзе сайлаган темага чыгыш әзерли (эзләнү эше, мастер-класс, проект эше)
Эзләнү эшләренә түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителә:
“Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес”
(укучыларның фәнни-эзләнү эшләре өчен)
  • Ф.Садриев әсәрләрендә шәхес язмышы һәм бүгенге җәмгыять;
  • Ф.Садриев драмаларында характерлар һәм конфликт;
  • Ф.Садриев әсәрләрендә табигать һәм шәхес бергәлеге;
  • Ф.Садриев әсәрләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы;
  • Ф.Садриев әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре;
  • Ф.Садриев әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше;
  • Ф.Садриев әсәрләрендә Ана образы;
  • Ф.Садриев әсәрләрендә Ата һәм Ул мөнәсәбәтләре;
  • Ф.Садриев әсәрләрендә татар гаиләсе әхлагы мәсьәләсе;
  • Ф.Садриевның драма театрлары белән хезмәттәшлеге;
  • Ф.Садриев – хикәяләү остасы;
  • Ф.Садриев – пейзаж тасвирлау остасы;
  • Ф.Садриев – драматург;
  • Ф.Садриев – прозаик;
  • Ф.Садриев – публицист;
  • Ф.Садриев – юмор остасы;
  • Ф.Садриев иҗатының тәрбияви әһәмияте.

Фоат Садриев иҗаты һәм XXI гасыр мәктәбе
(укытучыларның фәнни-эзләнү эшләре өчен)
  • Ф.Садриев иҗатын өйрәнү юнәлешендәге иҗади проектлар, презентацияләр;
  • Мәктәптә Ф.Садриев иҗатын өйрәнү тәҗрибәсеннән чыгып эшләнгән электив курс программалары;
  • Ф.Садриев иҗатын мәктәптә өйрәнү тәҗрибәсеннән мастер-класс.
Хезмәтнең язылу тәртибе
Эшләр –  татар телендә, текстның күләме 8 басма биттән артмаска тиеш. Эзләнү эшендә материаллар рәсем, схема һәм карта, фотосурәтләр булырга мөмкин (күләме 5 бит). Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman – 14. Полялар: сулдан — 30 мм, уңнан — 15мм, астан һәм өстән — 20 мм. Юл араларында 1,5 интервал кала. Кызыл юл 1 см калдырылып башлана) компьютерда басылган булырга тиеш. Эзләнү эшләре папкага тегелеп тапшырыла.
 Титул битенә белем бирү оешмасының тулы исеме (устав буенча), район, укучының яки укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, тема языла.
 6 . Бәяләү критерийлары:
  • проблеманы чишүнең тирәнлеге, тулылыгы, үзенчәлекле ысуллары кулланылган булуы;
  • логик яктан дөрес фикерләү, ышандырырлык, дәлилләнгән нәтиҗәләр ясау;
  • эшнең фәннилеге;
  • эшнең максатын дөрес билгеләү;
  • авторның мөстәкыйльлек дәрәҗәсе;
  • чыгышның композицион бөтенлеге, дәлилли белү, теманы ача белү дәрәҗәсе;
  • чыгышны күрсәтмә материаллар белән баету;
  • заман таләпләренә туры килүе;
  • чыгыш ясаучының сөйләм, аралашу культурасы.
 Чыгыш ясау өчен 5-7 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә укучы төп фикерләрне кыска һәм төгәл итеп җиткерә белергә тиеш.
Игътибар! Тәкъдим ителә торган мәкаләләр, аудио, видео, фоторәсемнәр, тиешле таләпләр сакланган очракта, укуларны үткәрү көненә кадәр www.magarif-uku.ru сайтында, ә иң яхшы берничәсе “Мәгариф” журналында басылып чыгачак. Фоторәсемнәрне Word файлы эченә, ягъни текст арасына салырга ярамый, фәкать JPEG форматында гына тәкъдим итәргә кирәк.
Аерым Word документында (2 нче документта) түбәндәге үрнәктәге гариза тутырыла һәм аның астына 16027 индексы буенча “Мәгариф” + “Гаилә һәм мәктәп” журналлары комплектына 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчерелмәсе беркетелә.
7. Фоат Садриев укуларын йомгаклау һәм нәтиҗә ясау:
 Төбәкара Фоат Садриев укуларында катнашучыларның чыгышы алдан билгеләнгән критерийлар буенча бәяләнә.
 Катнашучыларның чыгышларын тыңлап бетергәннән соң, эксперт комиссиясе утырышы үткәрелә һәм җиңүчеләр турында карар чыгарыла.
 Эксперт комиссиясенең карары турында беркетмә языла.
 8. Катнашучыларны бүләкләү
Фоат Садриев укуларында катнашучыларга – сертификатлар, җиңүчеләргә Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Мәгариф” журналы, Мөслим муниципаль районының мәгариф бүлегенең дипломнары, нәтиҗәле чыгыш ясаучыларга Рәхмәт хатлары тапшырыла.
          II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” оештыру комитетына гариза
Укучыларны тәкъдим итүче белем бирү оешмасы (Устав буенча)
Белем бирү оешмасының электрон адресы________________________________________________________
Телефон
Белем бирү оешмасы җитәкчесе (фамилия, исем, әтисенең исеме)
Катнашучы турында мәгълүмат
Фамилия, исем, әтисенең исеме
Уку урыны, сыйныфы
Электрон тартмасы
Фәнни эшнең җитәкчесе турында мәгълүмат
 Фамилия, исем, әтисенең исеме
Эш урыны, вазифасы
Телефон
Электрон тартмасы

Комментариев нет:

Отправить комментарий