12 мая 2015 г.

“Авыл укытучысы-2015” конкурсы НИГЕЗЛӘМӘСЕ





Март 20, 2015
“Авыл укытучысы-2015” конкурсы (алга таба – Конкурс) авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү нияте белән “Мәгариф” журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) тарафыннан оештырыла.
Әлеге Нигезләмә “Мәгариф” журналының 2015 елгы апрель санында бастырыла һәм “Мәгариф” журналының magarif-uku.ru сайтында урнаштырыла.

КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЛАРЫ
- Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;
- иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту һәм аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау;
- милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү.
 I.  КОНКУРСТА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ
1.1.       Конкурста Татарстан һәм Россия район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми; өстәмә; һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала. “Авыл укытучысы – 2015” конкурсында Катнашучының “Мәгариф” журналына яки аның электрон версиясенә 2015 елның икенче яртысына язылган булуы шарт.
1.2.       Конкурста катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.
1.3.       Районнардан, мәктәпләрдән Конкурста катнашучылар саны чикләнми.
1.4.       Катнашучының яше, квалификация категориясе буенча чикләүләр юк.
1.5.       Конкурс эшләренең Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә тәкъдим ителүе шарт.
1.6.    Конкурсның беренче этабына эшен юллаучы педагог әлеге Нигезләмәнең барлык шартлары белән килешүен раслаган булып санала.
 II.  КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
2.1.     Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан Конкурс 3 этапта уздырыла.
I этап — 2015 елның 1 нче апреленнән 30 нчы  июненә кадәр.
1–31  нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.
II этап – 2015 елның 1  нче августыннан 31 нче августына кадәр.
III этап – 2015 елның сентябрендә (төгәл дата өстәмә хәбәр ителә).
2.2. I этапта Катнашучылар “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст үрнәге язып җибәрергә тиеш.
2.2.1. Язмалар  “Мәгариф” журналының электрон почтасына (e-mail: awil2015@yandex.ru) 30  нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында “Авыл укытучысы-2015” конкурсына” дип искәртергә кирәк.
2.2.2.Катнашучының   “Мәгариф” журналының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2015 елның икенче яртысына тулысынча язылганлыгын раславы таләп ителә.  73363 яки 16027 индексы буенча басма вариантка язылган очракта Катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт. Электрон версиягә язылу www.magarif-uku.ru/subscription/megarif-NN-6-12-2015 адресы буенча башкарыла. Электрон версиягә язылучылар турында мәгълүмат сайт администраторында туплана, ягъни алардан язылган булуларын раслау таләп ителми. (Искәрмә: электрон версиягә язылган очракта, Катнашучы турындагы мәгълүмат (исем, e-mail, телефон номеры) аның “Электрон подписка” системасында теркәлгәндә күрсәткән мәгъ2.2.3.  Язмага таләпләр:
- язмага башисемне (заголовок) автор, язмасындагы төп фикерләрен күздә тотып, мөстәкыйль куя. Башисем әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән теманы чагылдырырга тиеш. Язманы публикация итеп әзерләгәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы;
- язма белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифасы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә; авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска) җибәрелергә тиеш (фотоның күләме — 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);
- текст компьютерда, Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара  интервал белән җыелган булырга һәм 3 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта, редакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы.
2.2.4.  Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:
- “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасын чагылдырганда авторның фикер тирәнлеге, авыл мәктәбенең перспективаларын күзаллавы, проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына конструктив карашы; бала шәхесен тәрбияләүдә мәктәп белән гаиләнең хезмәттәшлеген үзәккә куюы;
- язмада авторның, бигрәк тә ата-аналар белән эш мәсьәләсендә, шәхси һөнәри тәҗрибәсен файдалануы;
лүматы белән тәңгәл килергә тиеш.)
2.2.3.  Язмага таләпләр:
- язмага башисемне (заголовок) автор, язмасындагы төп фикерләрен күздә тотып, мөстәкыйль куя. Башисем әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән теманы чагылдырырга тиеш. Язманы публикация итеп әзерләгәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы;
- язма белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифасы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә; авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска) җибәрелергә тиеш (фотоның күләме — 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);
- текст компьютерда, Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара  интервал белән җыелган булырга һәм 3 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта, редакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы.
2.2.4.  Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:
- “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасын чагылдырганда авторның фикер тирәнлеге, авыл мәктәбенең перспективаларын күзаллавы, проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына конструктив карашы; бала шәхесен тәрбияләүдә мәктәп белән гаиләнең хезмәттәшлеген үзәккә куюы;
- язмада авторның, бигрәк тә ата-аналар белән эш мәсьәләсендә, шәхси һөнәри тәҗрибәсен файдалануы;
әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык, фикер белдерү осталыгы;
- оригинальлек, плагиаттан азат булу.
2.2.5. Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар www.magarif-uku.ru сайтында урын ала, шулай ук “Мәгариф” журналында публикация буларак чыгарылырга мөмкин. Язманың  www.magarif-uku.ru сайтында басылып чыгуы белән аның авторы Конкурста Катнашучы статусын һәм әлеге Нигезләмәнең 2.2.9 пунктында күрсәтелгән тәртиптә Сертификат алу хокукын ала.
2.2.6. Плагиат дип табылган, шулай ук әлеге Нигезләмә таләпләренә җавап бирми торган язмалар Конкурска кабул ителми, сайтка урнаштырылмый. Язманы җибәрүче, чит автор хокукларын бозган өчен, җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.
2.2.7. Конкурска язмасын һәм фотосын җибәрүе белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә (язма 2015 елның 30 нчы июненә кадәр килсә дә, Интернет-сайтка, тикшерү узгач, соңрак та эленергә мөмкин); Катнашучы интернет-ресурсларда язмасына карата фикер белдерүгә каршылык күрсәтмәскә, Интернетта фикер алышуларда әдәплелек, этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.
2.2.8. Тиешле срокларда һәм тиешле таләпләргә туры китереп җибәрелгән язмалар арасыннан Оештыручы Конкурсның II этабына 30 (утыз) эшне сайлап ала, алар турында мәгълүматны “Мәгариф” журналының август (№ 8, 2015 ел) санында урнаштыра һәм шунда ук II этап башлануын игълан итә.
2.2.9. Конкурста катнашу турында Сертификат алу тәртибе:
- Барлык таләпләрне үтәп, “Авыл укытучысы” конкурсына язма җибәргән автор Конкурста катнашканы турында Оештыручыдан (редакциядән) түләүле нигездә Сертификат ала. Сертификат “Мәгариф” журналы редакциясенең мөһере һәм баш мөхәррирнең имзасы белән раслана.
- Язмасы magarif-uku.ru сайтында басылып чыккач, Катнашучы, I этап нәтиҗәләрен көтмичә дә, Сертификатны соратып алырга мөмкин. Моның өчен awil2015@yandex.ru электрон адресы буенча Катнашучы Сертификатның чыгымнарын үз өстенә алуын хәбәр итәргә һәм шунда ук Сертификатны җибәрү өчен почта адресын, үзе белән элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтергә тиеш.
- Авторга почта аша җибәрелгән очракта Сертификатның бәясе — 250,00 сум, ә редакциядән килеп алганда 200,00 сумны тәшкил итә. Тиешле сумма редакциядә, банкта яки Magarif-uku.ru сайты аша (http://magarif-uku.ru/subscription/avyl-ukytuchysy-bejjgesende-katnashu-tu) түләнә. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы Сертификатны ясый һәм Катнашучыга җибәрә.
2.3. Катнашучыларның уку-укыту процессында педагогик һәм методик осталыгын ачыклау максатыннан, Конкурсның II этабы буларак, I этапта сайлап алынган 30 Катнашучы үзләре иҗат иткән дәреснең фрагментын язып җибәрергә тиеш:
2.3.1. II этап кысаларында  җибәрелгән эшләргә таләпләр “Мәгариф” журналы редакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл килергә тиеш (http://magarif-uku.ru/rules/). II этап эшләренә өстәмә таләпләр һәм бәяләү критерийлары “Мәгариф” журналының август санында (№ 8, 2015 ел) һәм Magarif-uku.ru сайтында күрсәтелә.
2.3.2. II этапка килгән эшләрне бәяләү эшенә Оештыручы “Мәгариф” журналы редколлегиясе әгъзаларын һәм башка белгечләрне җәлеп итә ала.
2.3.3. Жюри тарафыннан иң югары бәя алган 10 эшнең авторы “Мәгариф” журналының 9 нчы санында игълан ителә һәм III этапка – мастер-класслар ярышына чакырыла.
2.4. III этап – мастер-класслар ярышы – II этап җиңүчеләре (алга таба – Номинантлар) арасында, аларның һөнәри әзерлеген, белем дәрәҗәсен, педагогик осталыгын, мәгариф өлкәсенә кагылышлы норматив-хокукый базаны белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтен ачыклау максатында түбәндәге тәртиптә үткәрелә:
2.4.1. III этапка чыккан Номинантлар исемлеге Magarif-uku.ru сайтында игълан ителә. Шунда ук III этапны (“мастер-классларны”) уздыру урыны һәм көне хәбәр ителә.
2.4.2.  III этапта катнашу өчен командировка чыгымнарын Номинант үз хисабына каплый.
2.4.3. III этапка чыккан Номинантлар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итә.  Мастер-класс форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар  белән таныштыру.
2.4.4. Номинантларның эшен бәяләүгә компетентлы жюри җәлеп ителә. Номинантларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү максатында жюри составына
мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр кертелергә мөмкин.
2.4.5. Жюри, мастер-классларны бәяләп, шул ук көнне җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны игълан итә.
 III. Конкурс белән идарә итү
3.1.  Конкурс белән Оештыручы идарә итә.
3.2. Оештыручы жюрины туплый, конкурсның төрле этапларын үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.
3.3. Оештыручы Конкурска башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.
3.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта “Мәгариф” журналы битләрендә яки www.magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.
3.5. Конкурс этапларында килеп чыккан бәхәсләрне гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.
 IV.  Бүләкләү
 4.1. Бәйгенең нәтиҗәләре “Мәгариф” журналының октябрь санында хәбәр ителә.
4.2. Конкурсның II этабында катнашучыларга һәм алар эшләгән мәктәпләргә “Мәгариф
журналы редакциясенең Рәхмәт хатлары җибәрелә.
4.3. Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга Конкурсның иганәчесе – “Мелита” ҖЧҖннән кыйммәтле бүләкләр бирелә.
4.4. Конкурсның III этабында катнашкан башка Номинантларга Рәхмәт хатлары һәм редакциянең истәлекле бүләкләре тапшырыла.
“Авыл укытучысы — 2015” бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән “Мәгариф” журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), www. magarif-uku.ru сайтларында, журналның vk.com, facebook.com челтәрләрендәге журнал сәхифәләрендә танышырга була.
КОНКУРСНЫҢ ИГАНӘЧЕСЕ – “МЕЛИТА” ҖЧҖ.



Комментариев нет:

Отправить комментарий