27 нояб. 2015 г.

2016 елда 9 сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе



2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе 9нчы сыйныфта мәктәп программасын үзләштерү тәмамлангач  мәҗбүри ике фәнне (рус теле һәм математика) һәм билгеләнгән исемлектән сайлап алынган ике фәнне  тапшыруны күздә тота. 2016 елда мәҗбүри фәннәрдән канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр булса  дәүләт йомгаклау аттестациясе уңышлы тапшырылган дип саналачак.
Мәҗбүри фәннәрнең берсеннән дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыра алмаган, ягъни тиешле балл җыя алмаган очракта әлеге фән буенча имтиханны яңадан тапшыру мөмкин булачак. Әгәр дә укучы ике мәҗбүри фәннән дә тиешле балларны җыя алмый яки бер фәннән кабат тапшырып та кәнәгатьләндерерлек нәтиҗә булмый икән укучы имтиханнарны  2016 елның 1 сентябреннән соң гына кабаттан тапшыра алачак.

Комментариев нет:

Отправить комментарий