2 мар. 2016 г.

Укытучылар, БДИ бирүдән курыкмагыз!



Укытучылар, БДИ бирүдән курыкмагыз! Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы
Мөгаллим укучысыннан калышырга тиеш түгел дип, узган елда республикабызда база мәктәпләре укытучыларының белем дәрәҗәсен тикшерделәр. Бик күп остазларның күңеленә хуш килмәсә дә, алар БДИның ни икәнен үз башларында татып карарга мәҗбүр булды. Татарстанның әлеге идеясе Россия күләмендә хуплау тапты. Хәзер менә республикабыз тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә таралыш ала.

Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның апрель-маенда рус теле, рус әдәбияты, математика укытучыларының компетенцияләре тикшереләчәк. БДИ форматындагы тестларны илебез педагоглары квалификацияне үстерү институтлары базасында узачак.


- Хәзерге вакытта белем бирү сыйфатын бәяләүнең комплекслы системасы формалаштырыла. Ул бердәм дәүләт имтиханын, 9 сыйныфтан соң тапшырыла торган дәүләт йомгаклау аттестациясен, бөтенроссия тикшерү эшләрен, илкүләм һәм халыкара белем бирү сыйфатын тикшерүләрне, укытучыларның компетенцияләрен бәяләүне үз эченә алачак.  Һәм квалификацияне күтәрү институтларына бу эштә активрак катнашырга кирәк. Бәяләү процедураларының нәтиҗәсен педагогларның квалификациясен үстерүдә исәпкә алынырга тиеш. Институтлар вәзгыятьне анализларга, кайда нинди проблема барлыгын аңларга һәм шуңа карап үз эшен төзергә тиеш. Квалификацияне күтәрүдән соң укытучының объектив аттестациясен уздыру зарур, – ди Сергей Кравцов.

Рособрнадзор башлыгы искәртеп узганча, Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәләренең берсе илкүләм укытучы үсеше системасын формалаштыру бурычын куя. Аның сүзләренчә, бәяләү процедураларының нәтиҗәләре әлеге системаны формалаштыруга, шулай ук белем бирү программаларының эчтәлегенә йогынты ясарга тиеш.

Белем бирүдәге контроль-күзәтчелек эшчәнлеге үз чиратында үсешне күздә тотарга тиеш. Мәктәпләрдә инспекцияләр уздырганда иң беренче итеп белем бирү сыйфатын тикшерү кирәк.

– Тикшерүләр комплекслы аудит характерын йөртергә тиеш. Беренче чиратта, белем бирүнең сыйфаты һәм эчтәлегенә игътибар итү сорала. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча уку йортлары үсеш буенча рекомендацияләр алырга тиеш, – дип билгели Сергей Кравцов.

БДИ тапшыруның ояты да, куркынычы да юк икәнен  мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләр укытучыларга үз үрнәгендә дә күрсәтте. Сергей Кравцов, Мәскәүнең белем бирү департаменты вәкилләре, хәтта Олимпия чемпионнары  Александр Зубков, Светлана Ишмуратова һәм журналистлар да математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханны тапшырып карады. БДИ Мәскәү мәктәпләренең берсендә, барлык таләпләр дә үтәлгән – видеокүзәтү системалары урнаштырылган аудиторияләрдә уздырылган.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Комментариев нет:

Отправить комментарий