6 апр. 2011 г.

Яңа блогка рәхим итегез!


Таныш булыйк.


Мин, Ситдыйкова Чулпан Индус кызы, 1969 нчы елның 1 январенда укытучылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. 1986 нчы елда Мөслим урта мәктәбен тәмамладым. 1986-1991 нче елларда Казан Дәүләт университетының филология факультетының “Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре” бүлегендә  югары белем алдым. Дипломым буенча белгечлегем: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәт юлымны Мөслим урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. Бүгенге көндә дә шунда эшлим. Педагогик эш стажым-20 ел. Квалификацион категориям: “укытучы” вазифасы буенча югары квалификацион категория, 2011 нче  ел.



Методик темам: “Дәресләрдә инновацион технологияләр куллану ярдәмендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, мөстәкыйльлеген үстерү, милли тәрбия 
бирү, туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга ихтирам хисе тәрбияләү”. 

Бүләкләрем:
- Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль район башлыгы Мактау грамотасы – 2008 нче ел; 
- Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары – 2008, 2010 нчы еллар;  
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасы, 2011. 

3 комментария:

  1. Кайгыңны уртаклашам, Чулпан. Әниеңнең авыр туфрагы җиңел булсын! Гөлназ Җ.

    ОтветитьУдалить
  2. Рәхмәт,Гөлназ! "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дип, хак әйтә икән халык.

    ОтветитьУдалить
  3. Чулпан! Ихлас күңелемнән сине РФ Президенты Грантына лаек булуың белән котлыйм! Куаныч китергән эшеңнең лаеклы бәяләнүе яңа эшләргә, яңа уңышларга, яңа идеяләргә этәргеч бирсен.

    ОтветитьУдалить