2 мая 2011 г.

Бездә - шигырь бәйрәме!

26 апрельдә Мөслим гимназиясе базасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Р.Р.Хәбипов , язучы, Г.Тукай бүләге лауреаты Фоат Садриев,балалар шагыйре, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, А.Алиш премиясе лауреаты Мәҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, ветеран укытучылар катнашты.

Фойеда урнаштырылган укучыларның кул эшләреннән күргәзмә соклангыч иде. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Мөслим лицее укучылары шагыйрьнең әсәрләрен "Иң оста сәхнәләштерүче" номинациясендә 1 нче урынга лаек булдылар.

Комментариев нет:

Отправить комментарий