16 мая 2011 г.

Алмаз - җиңүче!

  Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга филиалының (АДПУ) татар филологиясе факультетында "Каурый каләм" исемле конкурсның йомгаклау туры үтте.
Иҗади бәйгенең географиясе киң булды. Анда Татарстаннан тыш күрше Башкортостан һәм Чувашия республикасыннан да 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Биредә укучылар өч номинациядә - шигърият, проза һәм публицистикада үзләрен сынап карады. Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Алмаз Ногманов (укытучысы - Чулпан Ситдыйкова) проза буенча 1 нче урынга лаек булды. Шигърият номинациясендә Тат.Бүләр урта мәктәбеннән Илмира Миркасыймова (укытучысы - Җәмилә Сәхбетдинова) 2 нче урынны яулады. Укучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иҗади эшләр Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга филиалы чыгарган җыентыкта  дөнья күрде. Бүләк тапшыру тантанасында якташыбыз, язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат ага Садриев та катнашты.

Комментариев нет:

Отправить комментарий