28 окт. 2011 г.

Альберт Яхинның тууына 80 ел




Альберт  Яхинның вафатына ел тулып үтте. 8 нче ноябрьдә аңа 80 яшь тулган булыр иде.Әле кайчан гына яраткан укытучыбызның лекцияләрен тыңлап, аның җитәкчелегендә курс, диплом эшләре язып йөргән идек

Университетны тәмамлап, Мөслим мәктәбендә эшли башлаганга да 20 елдан артык вакыт үтте. Әдәбиятны А. Яхин программасы  нигезендә укытам. Бу программа белән эшләү укытучының да, укучының да иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра, фикерләү һәм танып -белү активлыгын үстерә. Бала уйларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәнә, үзе өйрәнә барган әдәби бәя бирү алымнарына таянып, әсәрне өлешләргә тарката (анализлый), өлешләр арасында бәйләнешләр эзли: үзе өчен бик кызыклы әдәби мәсьәләләр чишә. Дөрес җавап бер генә булмаска да мөмкин. Үз фикерен исбатлый алган һәрбер укучының җавабы хакыйкать итеп таныла.

Вафатына 1 ел кала, 2009 нчы елның 8 нче декабрендә, Альберт абый Мөслим районында оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Республика семинарына килгән иде. Шул көнне мин ачык дәрес үткәрдем. “Син минем студентым, Мөслим кызы Чулпан бит, онытмадым сине”,-диде Альберт абый, дулкынланудан калтыранган кулларымны кысып. Шул көнне мин Габделхәй Сабитовның “Тәүге соклану” хикәясе буенча  ачык дәрес үткәрдем. Альберт абый дәрес турында  фикерләрен әйтте, йөзендә канәгатьлек чагыла иде. Гомумән, Мөслимебез, гимназия, укытучылар турында гел мактап сөйләде, уңышлар теләп  китте. Соңгы тапкыр күрешүебез  дип беребез дә уйламады.  Сагынабыз, Сезне Альберт абый, якты исемегез күңелләребездә мәңге сакланыр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий