11 окт. 2011 г.

Агач утырту өмәсендә

     Бөтен Җир шарын иңләп, Урман елы атлый. 2011 нче ел Халыкара урманнар елы дип игълан ителде. Биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә урманнарга тиңнәр юк. Ул кайнар яисә салкын җилләрне кочагына алып туктата. Урман тәүлек саен күпме углекислый газны йота һәм аңардан да күбрәк итеп кислород бүлеп чыгара.
Анда беркайчан да тузан булмый. Урман -ләззәтләнеп ял итү, дәвалану урыны, матди байлыклар, гөмбә-җиләк чыганагы   да ул. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. Әгәр бер агач киссәң, аның урынына өч агач утырт диләр бит. Районыбызда  оешма- предприетиеләр арасында үткәрелгән агач утырту өмәсенә иң беренчеләрдән булып лицей коллективы тотынды. 10а, 10б сыйныфы укучылары, дирекция әгъзалары, технология, физкультура укытучылары Мөслим гимназиясе  каршысында урнашкан "Җиңү паркына" 300 дән  артык агач утырттылар.

Табигатьне саклау-үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Яшь буын шуларны аңласын, Халыкара урманнар елы кысаларында үткәрелүче чаралар дәвамлы һәм үтемле булсын иде.

Комментариев нет:

Отправить комментарий