23 сент. 2012 г.


“Ялкын” журналы бездә кунакта!

20 нче сентябрь көнне Мөслим лицее “Ялкын” журналыннан килгән  кунакларны  кабул итте.  Журналның баш мөхәрррире Йолдыз Миңнуллина, “Мин һәм дөнья” рубрикасы мөхәррире Искәндәр Галиев, “Дөнья” рубрикасы өчен җаваплы Раилә Сабирова, “Мин” рубрикасыннан Луиза Шарова укучыларга журнал турында бик кызыклы итеп  сөйләделәр,  әңгәмәдә  катнаштылар, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Иң актив укучылар “Ялкын”ның махсус призларына лаек булды. “Ялкын” хезмәткәрләре “Минутка иң тиз укучы” акциясе нәкъ менә Мөслим районында башлануын игълан иттеләр. Мәктәпкүләм конкурста күп укучылар көчләрен сынап карады. 11 а сыйныфы укучысы Ләйсән Сабирова абсолют беренчелеккә иреште, журналның махсус бүләгенә лаек булды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий