17 сент. 2012 г.

Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар саны билгеле булды

РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29 августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән, бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның барлык предметлары буенча минималь баллар саны билгеләнгән. Әлеге федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов биргән белешмә буенча, алар түбәндәгечә. Имтиханнар һичшиксез тапшырылырга тиешле предметлар: рус теле – 36 балл, математика – 24 балл. Сайлап алып тапшырыласы предметлар: физика, химия, биология – 36шар балл, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – 40 балл, тарих – 32 балл, география – 37 балл, җәмгыять белеме – 39 балл, рус әдәбияты – 32 балл, чит ил телләре (инглиз, немец, француз, испан телләре) – 20 балл. Биредә шуны билгеләп үтү урынлы: әлеге “бусага” узган уку елындагы кебек.

Комментариев нет:

Отправить комментарий