24 янв. 2013 г.

БДИны укучыларның туган телләренә тәрҗемә итәргәме?

24.01.2013
«Мәктәптә туган телләрендә белем алган укучылар чыгарылыш имтиханнарын шул телдә бирә алырга тиеш. Һәм, гомумән, имтиханнар биргәндә тел буенча чикләүләр кертү дөрес түгел».
Шушындый эчтәлекле төркем якынча бер ай элек социаль челтәрләрнең берсендә ачылган иде. Анда әле дә БДИны мәктәптә уктытылган телләргә тәрҗемә итү кирәклеге буенча сораштыру дәвам итә. Әлеге төркемнең җитәкчесе – Динар Корбанов.
«Әгәр үз туган телендә белем алучы Россия ватандашларын чит ил халкы белән чагыштырсак, әлбәттә, россиялеләр рус телен аларга караганда яхшырак белә. Ләкин мәктәптә үз туган телләрендә белем алучыларга рус телендәге текстлар, терминнар белән эшләүнең авырлык тудырачагы көн кебек ачык. Шуңа күрә, андый россиялеләргә имтиханнар алдыннан төшенчә исемнәрен, лекцияләрне алдан биреп кую, шул рәвешле аларның яхшылап әзерләнүе өчен шартлар тудыру дөрес буладыр, мөгаен», дигән фикер дә яңгырый әлеге төркем битләрендә.
Туган телендә белем алучыларга рус телендә имтихан бирү авыр
Әлеге сораштыруны уздыруга этәргеч биргән алшартлар турында да төгәл аңлатма бирелә анда. «2009 елга кадәр чыгарылыш имтиханнарын рус теленнән башка телләрдә бирү-бирмәү буенча чикләүләр юк иде. БДИ кертелгәч исә, туган телләр икенче планга күчте. Әлеге сораштыру безнең тарафтан бары тик саклану чарасы гына», - дип ассызыклана.
Төркем җитәкчесе беренче вакытларда БДИ биремнәрен ике телдә - рус теле һәм укучының туган телендә эшләргә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу тәрҗемә ясаганда китәргә мөмкин булган хаталардан арынырга ярдәм итәчәк. «Тәрҗемәне Россиянең һәр төбәге үзе ясарга тиеш дигән сүз түгел. Аны Мәскәүдә дә эшләп була», - диелә биредә.
Тәрҗемә итүне халык хуплый
Әлеге төркем интернет кулланучыларда тиз арада зур кызыксыну уятырга да өлгергән. Хәзерге вакытта әлеге сораштыруда барлыгы 650гә якын кеше катнашкан. Шуларның 412се «Мин мәктәптә туган телендә белем алган укучылар БДИны һәм тугызынчы сыйныфтан соң уздырыла торган дәүләт аттестациясен шул телдә бирергә тиешләр дип саныйм» дигән фикерне хуплый. Җавап бирүчеләрнең 97се исә «Имтиханнарны бары тик рус телендә генә бирергә кирәк» дип саный.
Дәүләт ишетерме?
Төркем авторы сүзләренә караганда, әлеге сораштыру вакытының төгәл чикләре билгеләнмәгән. «Сораштыру тәмамлану вакытын билгеләү кирәк түгел, дип саныйм. Кемнеңдер ул сораштыруны бәлки әле беренче генә күрүедер. Шуңа күрә, теләге булган һәркем әлеге мәсьәлә буенча үз фикерен белдерсен», - ди автор.
Чыннан да, әлеге сораштыруда катнашучылар көннән-көн арта бара. Алга таба да тавыш бирүчеләр шундый темплар белән арта барса, авторның әлеге хат белән дәүләткә мөрәҗәгать итәргә дә исәбе бар.

"Интертат.ru" материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий