16 янв. 2013 г.

Әбрар Кәримуллин исемендәге фәнни -гамәли конференция

Укучыларны күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасы белән таныштыру, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан 2013 нче елның 27 нче февралендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясендә фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
    Республика фәнни-гамәли конференция эшчәнлегендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
    Конференция кысаларында түбәндәге секцияләр эшләячәк:
1. Татар филологиясе.
2.Рус филологиясе.
3. Инглиз теле (Чыгышлар бары тик инглиз телендә генә кабул ителә).
4. Тарих.
5. Татар халкының мәдәнияте hәм тарихы.
    Конференциядә катнашу өчен оештыру комитеты адресына (422060, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе, Мәктәп урамы, 33а йорты) 7 нче февральгә кадәр заявка, чыгышның тезисы, эзләнү эше җибәрелә.
    Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, уңнан - 1,5, сулдан - 2,5, астан - 2, өстән - 1,5 см урын калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1,5;
    Тезислар 1-2 бит,  Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, кырлар як-яктан 2 см, юллар арасы - 1,5 интервал булырга тиеш.
    Укучыга чыгыш ясау өчен 5-8 минут вакыт бирелә. Укучы шушы вакыт эчендә эчтәлекне ачып, төп фикерләрен күрсәтеп бирә белергә тиеш. 

Әбрар Кәримуллин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе өчен гариза үрнәге: 
1. Секция
2. Чыгышның темасы
3. Катнашучыларның исем-фамилиясе, әтисенең исеме
4. Уку урыны, классы
5. Фәнни җитәкченең исем-фамилиясе, әтисенең исеме
6. Фәнни җитәкченең эш урыны, вазифасы
7. Элемтә өчен телефон, адрес
8. Чыгыш өчен кирәкле техник чаралар
9. Катнашучыны җибәргән белем бирү учреждениесе җитәкчесенең имзасы
     Элемтә өчен телефон: (84362) 2-40-77; 2-44-98
     E-mail: khab-ven@mail.ru

Комментариев нет:

Отправить комментарий