14 февр. 2013 г.

«Каурый каләм» иҗади конкурсы



КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ (ИДЕЛ БУЕ) УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ АЛАБУГА ФИЛИАЛЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

«Каурый каләм» иҗади конкурсы үткәрә

Бу иҗади бәйгенең географиясе киң булыр дип ышанабыз. Конкурска Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан гына түгел, Россия регионнары һәм якын чит ил милли-мәдәни үзәк һәм иҗтимагый оешмаларыннан да иҗади эшләр көтеп калабыз. Бәйгедә махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары, 10 нчы сыйныф укучылары катнаша ала
Әдәби бәйге 4 номинациядә узачак. Проза, шигърият, драматургия һәм публицистика өлкәсенә караган иҗади эшләрне кафедраның әдәбият галимнәре җитәкчелегендәге жюри төркеме бәяләячәк.


Конкурс өчен иҗади эшләр 10 мартка кадәр кабул ителәчәк.

Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү тантанасы 13 нче апрельдә булачак. Шуңа кадәр конкурска килгән эшләрне бастырып чыгару күздә тотыла.

"Каурый каләм" конкурсында катнашучыдан ирекле темага язылган иҗади эшләрен түбәндәге таләпләргә туры китереп җибәрүләре сорала. Алар 10 баллы система буенча бәяләнәчәк.
Теманың актуальлеге, сюжетның үзенчәлеге, композиция төзү осталыгы, сәнгати тоемлау һәм тәэсирлелек, авторның үз стиле булу-булмау – болар иҗади эшләргә бәя биргәндә игътибарга алыначак.

Хөрмәтле студентлар һәм укучылар, иҗади эшләрегез тиешле таләпләргә туры килмәсә, кабул ителмәячәк.
Конверт белән почта аша җибәргән очракта электрон варианты (дискета) да булу мәҗбүри.

Требования к оформлению материалов: шрифт Times New Roman, кегль 14, поля со всех сторон 2 см, выравнивание поширине, абзац 1 см, интервал – 1,5.
С целью возмещения издательских и полиграфических расходов необходимо перечислить оплату в размере 50 рублей за каждую страницу почтовым переводом по адресу: 423630 РТ г. Елабуга, ул. Казанская, 89. Елабужский филиал К(П)ФУ, кафедра татарской филологии Саттаровой Гульназ Глусовне.
Размещение в студенческой общежитии бесплатное. Проезд за счет направляющей стороны.
Материалы можно присылать по электронной почте:kaf_tat_fil_el@kpfu.ru
Адрес для писем: 423604, РТ г. Елабуга, ул. Казанская, 89, кафедра татарской филологии.
Контактные телефоны: 8 (85557) 7 – 52 – 89
Приложение 1.
Образец заявки
Ф.И.О. ученика, студента
Адрес, телефон, е- mail
Ф.И.О. научного руководителя
Тема
Название учебного заведения
Условия проживания (общежитие, гостиница)

Приложение 2
АКТӘПИ
(әкият)
Ахунова Гүзәл, Алабуга шәһәренең 5 нче урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Сәримова А.Х.

Комментариев нет:

Отправить комментарий