21 февр. 2013 г.

2013 нче елның 1 нче мартында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала



Агымдагы елның 1 нче мартында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала. Аның үзенчәлекләре, максаты турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков ярдәме белән оештырылучы конкурсның максаты – халыкка электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, халыкның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән электрон рәвештә файдалануын активлаштыруда теләктәшлек итү, бәйгедә катнашучыларда актив тормыш позициясен тәрбияләү.
Бәйгедә 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр “Иң актив укучы” һәм “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” номинацияләре буенча бәяләнәчәк. “Иң актив укучы” номинациясенең асылы – укучыларның олы буын вәкилләрен электрон хезмәтләрдән даими файдаланырга өйрәтүендә, ягъни укучылар, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында өлкәннәргә шәхси кабинетта теркәлеп, теге яки бу хезмәт өчен түләргә өйрәтергә тиеш була.
Теркәлү вакытында яки порталда элек тә гамәлдә булган шәхси кабинетта, теркәлү формасы бүлегендә, “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмат системасыннан (edu.tatar.ru) укучының логинын кертү зарур, бу хезмәтләр порталында өлкәннәрнең шәхси кабинеты белән электрон мәгариф порталында укучы логины арасында элемтә булдырачак.
“Татарстанда бүгенге көндә электрон хезмәтләрдән файдалану күрсәткечләре канәгатьләнерлек түгел, безгә бу юнәлештә әле тырышырга кирәклеген күрсәтә”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә портал уңайлыкларыннан 300 мең кеше генә даими файдалана. “Шәхси кабинетта “шәхси мәгълүматлар” блогын тутырып, порталда өлкәннәрнең һәр транзакциясе өчен укучыларга баллар өстәләчәк. Аларның санын “ТР да электрон мәгариф” системасында укучының шәхси кабинетында карап булачак. Бер үк вакытта автоматлаштырылган мониторинг үткәрелеп, муниципалитетлар буенча укучыларның рейтингы төзеләчәк”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. Аның әйтүенчә, призлар кыйммәтлелеге баллар санына бәйле булачак. Актив укучыларга Универсиада ярышларына, төрле мәдәни-күңел ачу чараларына билетлар тәтергә дә мөмкин. Балларны шулай ук истәлекле сувенирларга алмаштырырга була.
“ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” номинациясе яңа сервис һәм хезмәтләр идеяләрен тәкъдим итү, электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип, иң яхшы видеоролик, иң яхшы презентация категорияләреннән гыйбарәт. Мәгълүмати технологияләр нечкәлекләреннән хәбәрдар укучылар IT-эшләнмәдә осталыгын күрсәтә ала. Android өчен мобиль программалар һәм интернет-браузерларга яраклы интернет программаларны мәктәп сайты администраторлары “ТР да электрон мәгариф” мәгълүмати системасында урнаштырачак. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы IT-экспертлары, һәр категориядә 10 эшне сайлап алып, “ТР да электрон мәгариф “ системасында онлайн-тавыш бирүгә куячак.
Бәйгегә 2013 нче елның 20 нче декабрендә йомгак ясалачак.

«Татар – информ» МА материаллары буенча

Комментариев нет:

Отправить комментарий